Азнакайда игезәкләр фестиваль-конкурсы узачак
Игезәкләр безнең өчен сер булып кала һәм һәрчак кызыксыну уята. Яшьләр көне уңаеннан яшьләр идарәсе "Игезәкләр-2016" фестиваль-конкурсы оештыра. Ул 10 июльдә 15.00 сәгатьтә "Шифа" сәүдә үзәге янында узачак. Анда теләге булган барлык игезәкләр катнаша ала. Заявкалар 7 июльгә кадәр Яшьләр үзәгендә кабул ителә. Шулай ук конкурста үзегез, яраткан шөгыльләрегез турында...