Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Халыкара фәнни-гамәли конференция узды

    Академик Эдуард Кульпин (сулдан уңга), ТРның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Равил Хәмитов һәм академик Мирфатыйх Зәкиев Күземне бәйләп алып барган булсалар да, барып туктаган урынның Азнакай икәнен шәйләгән булыр идем. Чәнки, әче таңнан дигәндәй, гармун тавышлары бары тик Азнакайда гына яңгырар ул. 24 май көнне дә шулай булды: Мәдәният...

    Академик Эдуард Кульпин (сулдан уңга), ТРның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Равил Хәмитов һәм академик Мирфатыйх Зәкиев

    Күземне бәйләп алып барган булсалар да, барып туктаган урынның Азнакай икәнен шәйләгән булыр идем. Чәнки, әче таңнан дигәндәй, гармун тавышлары бары тик Азнакайда гына яңгырар ул. 24 май көнне дә шулай булды: Мәдәният йорты тирәсендәге ыгы-зыгы, гармун авазлары, җырлаган-көлгән тавышлар ниндидер үтә дә зур бәйрәм башланганын хәбәр итә иде. "Таң тишегеннән нинди шайтан туе бу?" - дип шаярткан булам.


    - Бездә бүген тарих бәйрәме, - диләр.


    23-24 май көннәрендә монда Халыкара фәнни-гамәли конференция узасын белеп килдем, әлбәттә. Азнакай башлыгы Марсель Шәйдуллин, Халыкара җыенда катнашучыларны тәбрик итеп, азнакайлыларны "талантлы, хезмәт сөючән, горур халык" дип атады. Минем "Азнакайда мактанчык халык яши" дип язганым бар иде инде, хәзер менә "горур" дигән сүз шактый ук уйга калдырды. Горур булу өчен нәрсә кирәк? Иң элек тормышыңның һәрьяклап җитеш булуыдыр.

    Бу яктан Азнакай "тауга күтәрелә" бара. Икенчедән, кем икәнеңне, кайсы нәселдән булуыңны белүдер дип уйлыйм. Чөнки, тарихын, нәсел-ыруын, нинди кавемнән икәнен белмәгән бәндә горур була алмый. Ул - мескен була.


    "Көнчыгыш Татарстанда кеше һәм табигать. Азнакай төбәге: тарих һәм мәдәният проблемалары" дигән беренче Халыкара фәнни-гамәли конференция дә, бер уйлаганда, горур халык яшәгән төбәктә узарга тиеш иде. Аннан соң, әлеге конференцияне оештыручы мәшһүр галимебез, профессор, академик Альберт Борһанов Азнакайны иң бай тарихлы төбәкләрнең берсе дип саный. Ул - бу якларда археологик казу эшләренә җитәкчелек иткән кеше дә.

    Хәер, үткән заманда сөйләү кирәкмәс, Альберт әфәнде әйтүенчә, бу төбәктә тарихи-археологик эзләнүләр, ташбилгеләрне өйрәнүләр киң күләмдә алып барылмаган әле, димәк алда зур эшләр тора. Аның каравы, төбәк тарихын азнакайлылар үзләре өйрәнә.


    Җирле җитәкчелекнең максаты - яшь буынны да үткәннән гыйбрәт, үрнәк алып, киләчәккә әзерләү. Әйтүләренчә, Азнакайның һәр мәктәбендә туган якны өйрәнү музее бар. Алардагы экспонатлар, беренчедән, галимнәр өчен шактый кыйммәтле тарихи мәгълүмат чыганагы булса, икенчедән, балаларга тарихи гыйлем бирү өчен менә дигән урын.

    Конференция барышында Альберт Борһанов: "Халык тарихка сусаган", - дигән сүзләр әйткән иде. Бу чыннан да шулаймы, әллә матур сүз өчен генә әйтелдеме? Мөхтәрәм академик үзе моны мисаллар китереп дәлилләде. Үзем дә уйлап торам: соңгы елларда милли мәсьәләләр җәмгыять тормышында үзәк урыннарның берсен алып тора. Бөтен дөньясында милли "ыгы-зыгылар", азатлык, ирек, мөстәкыйльлек таләп итүләр, бүленү-бүлешүләр бара.

    Россиянең дә мәгарифкә кагылышлы законнары, нигездә, төп "титуллы милләтне" яклый. Мәгариф стандартыннан төбәк компонентын төшереп калдыру, ягъни туган як тарихын өйрәнүне чикләү, Россия тарихын бер төрле, аерым бер катламга кулай итеп кенә язарга омтылулар да тарихка сусауны китереп чыгармады микән дим. Һәр басым, һәр чикләү каршылык хәрәкәте тудырмый калмый инде ул. Шушы вәзгыятьтә тарихка кат-кат әйләнеп карау, Азнакайдагы кебек мәртәбәле җыеннар уздыру, әлбәттә, милләт файдасына.


    Конференциядә Башкортстаннан, Кырымнан, Мәскәүдән, Молдова Республикасыннан һәм башка төбәкләрдән галимнәр катнашкан иде. Һәрберсенең чыгышына тукталып тормыйбыз. Сөйләгәннәрнең асылы шул, Молдовадан килгән галимә, Фәннәр Академиясе мәдәни мирас институтының гагаузлар этнологиясе бүлеге хезмәткәре, профессор Елена Николаевна Квилникова әйтмешли, нәсел-ырусыз кеше була алмый һәм һәркем үзенең тарихи тамырларын белергә тиеш.

    Мондый фәнни җыеннарның төрки халыкларны якынайтуда да өлеше гаять зур. Елена Николаевнаның залдагыларга мәрәҗәгать итеп: "Без бит - тугандаш халыклар", - дип әйтүе һәм ерак Молдовада "Татар чишмәсе"нең саклап-карап тотылуы турында сөйләве һәм Азнакайны "җәннәт почмагы" белән чагыштыруы кардәш халыкларда "кан тартуы" турында сөйли иде. Бу кан тамырларыбыз буенча бөтен әгъзаларга таралсын иде. Чөнки, кан килмәгән әгъза хәлсезләнә, үлә. Кешеләр дә, тулы бер халыклар да шулай.


    Тарихи-мәдәни, табигать мирасыбызны саклау буенча Азнакай олы эш башкара. Район башлыгы әйтүенчә, мондый мәртәбәле җыеннар өчен "Азнакай капкасы" һәрвакыт ачык. Әгәр Татарстан җитәкчелеге хупласа, азнакайлылар тарихи мирас сакланган урыннарны тыюлык итмәкчеләр. Мәшһүр Чатыр-Тауда табигый, тарихи-мәдәни мирас комплексы төзергә исәпләре дә юк түгел. Татарстанның, халкыбызның абруен тагын да күтәрер иде болар.


    Риман Гыйлемханов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: