Азнакайда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Районыбызда атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру матур традициягә әйләнде. Анда хуҗалыклар, фермерлар, районнан һәм якын-тирәдән килгән җирле җитештерүчеләр үз продукцияләрен сата. Аның чираттагысы 1 ноябрь, шимбә көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең "Алтын алка" боз сарае мәйданында, ә Актүбә бистәсендә базар янында үткәрелә. Анда ит, сөт, яшелчә, бөртекле культуралар, бал...
Районыбызда атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру матур традициягә әйләнде. Анда хуҗалыклар, фермерлар, районнан һәм якын-тирәдән килгән җирле җитештерүчеләр үз продукцияләрен сата. Аның чираттагысы 1 ноябрь, шимбә көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең "Алтын алка" боз сарае мәйданында, ә Актүбә бистәсендә базар янында үткәрелә.
Анда ит, сөт, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев