ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай яшьләре хәрби әзерлеккә ия

Казанның "Патриот" республика спорт-патриот һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә "Алга, яшь армеецлар!" хәрби-спорт уенының Республика этабы уздырылды. Әлеге ярышларда районыбыз данын Руслан Сәлифов җитәкләгән 5 нче мәктәп командасы яклады. Хәрби-спорт уеннарында яшьләр Калашников "АК-74" автоматын сүтеп-җыйды, граната ыргытты, хәрәкәттә булган мишеньгә атуда төзлеген сынады, кулларда тартылуда, теорияне белүдә, хәрби-тактик...

Казанның "Патриот" республика спорт-патриот һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә "Алга, яшь армеецлар!" хәрби-спорт уенының Республика этабы уздырылды.
Әлеге ярышларда районыбыз данын Руслан Сәлифов җитәкләгән 5 нче мәктәп командасы яклады.
Хәрби-спорт уеннарында яшьләр Калашников "АК-74" автоматын сүтеп-җыйды, граната ыргытты, хәрәкәттә булган мишеньгә атуда төзлеген сынады, кулларда тартылуда, теорияне белүдә, хәрби-тактик уеннарда һәм башка төрләрдә осталыкларын күрсәтте.
Мәктәп командасы хәрби-тактик уеннарда, 60 метрга йөгерүдә - икенче, Калашников автоматын сүтеп-җыюда, граната ыргытуда өченче урыннарны яулаган булса, Ислам Ярмиев, Әминә Галиева, Айсылу Измайлова исә шәхси беренчелектә төрле призлы урыннарга лаек булдылар.

Азнакай яшьләре хәрби әзерлеккә ия

Нет комментариев