Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районының 85 еллыгын каршылап

    Елның иң матур выкыты - кыр эшләре кимеп, бар җиһан, агачлар ап-ак чәчәккә күмелгән көннәрнең берендә Чубар-Абдул авылында Фәүзия һәм Мәзhәр Хәлимуллиннар гаиләсендә дүртенче кыз бала дөньяга килә. Аңа Венера дип исем кушалар. Хәлимуллиннар - авылда иң үрнәк, хөрмәтле гаиләләрнең берсе була. Мәзhәр абый гомере буе алдынгы механизатор, ферма мөдире...

    Елның иң матур выкыты - кыр эшләре кимеп, бар җиһан, агачлар ап-ак чәчәккә күмелгән көннәрнең берендә Чубар-Абдул авылында Фәүзия һәм Мәзhәр Хәлимуллиннар гаиләсендә дүртенче кыз бала дөньяга килә. Аңа Венера дип исем кушалар. Хәлимуллиннар - авылда иң үрнәк, хөрмәтле гаиләләрнең берсе була. Мәзhәр абый гомере буе алдынгы механизатор, ферма мөдире булып та эшләп ала. Җырчы да була әле ул. Авылда берәр бәйрәм булганда, концерт азагында : "Мәзhәрне җырлатыгыз, Мәзhәрне", - дип сорыйлар. Әлбәттә, Мәзhәр абый ялындырып тормыйча «Авыл көен»җырлый, аңа«Наласа» ны кушып җибәрә торган була. Фәүзия апа гомере буе мәктәп ашханәсендә эшли. "Әни иртүк торып эшкә чыгып киткәнгә, минем чәчне иртән әти үрә иде", - дип искә ала Венера.

    1983 елны Азнакайдагы 1 нче урта мәктәбен тәмамлаган кыз укуын Нижнекамск нефть-химия техникумында дәвам итә. 1994елда баш архив идарәсе оештырган лицейда укып, "техник-архивчы" белгечлеген алып чыга. Белем үрләрен яулау дәвам итә. Саратов Дәүләт хезмәте академиясендә дә уңышлы гына укып чыга.

    1987 ел - Вәлиевләр гаиләсе өчен аеруча истәлекле. Бер көндә берьюлы ике туй була. Берсе - Сабан туе, икенчесе - кызыл туй. Бер-берсенә терәлеп торган күрше йортларда яшәүче Рөстәм исемле егет белән Венера җиде ел буе очрашып йөргәннән соң, матур гаилә корып җибәрәләр. "Ир - баш, хатын -муен", - дип тиккә генә әйтмиләр. Венера да ире Рөстәм артыннан Яр Чаллы шәһәренә юл тота. Ә Рөстәмнең политехника институтында укып йөргән чаклары. Укуны тәмамлаганчыга кадәр, 4 ел дәвамында яшь гаиләгә шушы шәһәрдә яшәргә туры килә. Мәхәббәт җимешләре Ильдар белән Эльвираның туган шәһәре дә әле ул. 12 кв.м.лы тулай торак бүлмәсе, ике сабый, әле ул бүлмәдә аркылыга-буйга зур-зур сызымнар урын алган. Тормышының шул елларын Венера сагынып искә ала. Нинди генә авыр булмасын ялгыз канат белән тартуга караганда тормышны сөйгән ярың белән бергәләп алып бару бөтенләй башка шул ул. Ире Рөстәм фаҗигале төстә вафат булганнан соң да күпме сулар аккан да, еллар үткән. Тырыш, көчле рухлы ханым, сыгылып төшә, әмма сынмый. Балаларын тәрбияләп, укытып, олы тормыш юлына очыра. Төс-кыяфәте, җиңел гәүдәсе, һәрвакыт ачык йөзле булуы белән яшь кызлардан бер дә аерып алырга мөмкин булмаган Венера бүген инде ике оныгы - Ислам һәм Адельнең яраткан әбисе. Килене Айгөл белән Илдар, кызы Эльвира һәрчак әниләре янында. Шөкер, иске Азнакайдагы зур йортлары шау-гөр килеп тора.

    1993 елдан бүгенге көнгә кадәр Венера Вәлиева Азнакай районы һәм шәһәре архив бүлеген җитәкли. Ул вакытта архив Ленин урамы 40 нчы йортта урнашып, сакланышта барлыгы 7 меңгә якын документ була.

    Беренче карашка гадәти генә хезмәт кебек. Әмма районыбызның мирасын туплау, оештыру, һәм сакланышын тәэмин итүдә үзләреннән күпме өлеш кертәләр архив хезмәткәрләре. Оешмалардан документар кабул итеп алу, кешеләргә белешмәләр, Республиканың барлык Пенсия фондлары белән элемтәдә торып, аларнын күп төрдәге «запрос» ларына җавап бирү дисеңме, район күләмендәге барлык оешмаларның архивлары торышын тикшереп тору, моның өстенә бихисап отчетлар һәм дә башка тавык та чүпләп бетерә алмас эшләр тора архив бүлеге өстендә.

    Тарихи вакыйгаларга күз салсаң, 60 нчы елларда Азнакай районы Әлмәт районына кушылгач, архив бүлеге дә ябылып, барлык документлар да шунда тапшырыла. Ә менә 1987 нче елда Азнакай эшчеләр бистәсенә шәһәр статусы бирелгәч, ул киредән торгызыла. Тик документлар гына һаман да Әлмәттә кала бирә.

    1995 елнын июль ае була ул. Венера Вәлиева җитәкчелегендә район администрациясе ярдәме белән комиссия оештырылып, автобусларга төяп, Азнакай районы документлары киредән үз "туган җиренә" кайтарыла. Ул документларны урнаштырырга урын да кирәк бит әле. Шулай итеп, архив бүлеге Солтангалиев урамы, 31нче йортның беренче катына күчә. Еллар уза тора, архив бүлегенең дә эше күбәйгәннән-күбәя, банкротлыкка чыгып, ябылган оешма-предприятиеләрнең документларын да җыеп, тарихи мирасыбызны барлап, саклап калырга кирәк. Архив бүлеге әнә шундый зур эшләр башкара. Документлар, сакланасы әйберләр күбәйгән саен, бинаның да зурырагы, уңайлырагы кирәк була һәм 2006 елда архив бүлеге Яшьләр үзәгенә урнашкан бүгенге бинасына күчә. Бер танылган архивчы "архив документлары күчерүне кыйммәтле шәраб мичкәләре күчерү" белән чагыштырган. "Чыннан да оешма-предприятиеләр ярдәме белән эзлеклелекләрен, кыйммәтен югалтмыйча документларны яңа бинага күчердек. Архив бит ул тарихыбызның һәр ядкәрен бөртекләп саклаучы, киләчәк буыннарга җиткерүче иң беренче фәнни оешма. Революциягә кадәр императорларның штат расписаниеләрендә архивчылар управляющийдан соң икенче урында торганнар", - ди Венера Мәзһәр кызы.

    10 ел дәвамында архив бүлегенә оешмалардан 25 меңнән артык документ кабул ителә. Бүген Азнакай районы архив бүлегендә 33200 дән артык архив документы саклана. Документлар күбәйгән саен, белешмәләр сорап килүчеләрнең дә саны артканнан-арта бара.

    Мәсәлән 2015 елда 1981 кешегә төрле белешмә бирелгән булса, 2016 елның бүгенге көненә инде 950 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Әлбәттә, бу кадәр эшне бер кеше генә башкарып чыга алмый. Роза Нәҗмиева һәм Энҗе Хәбибуллина - аның алыштыргысыз ярдәмчеләре, үз эшләренең чын осталары.

    Районыбызның баш архивчысы Венера Вәлиеваның фидакарь хезмәте лаеклы бәяләнә. 2013, 2016 елларда Азнакай муниципаль районы башлыгының, ә 2012 ел нәтиҗәләре буенча Россия Пенсия фонды Татарстан бүлекчәсе җитәкчесенең, 2014 елда Дәүләт Советының Рәхмәт хатлары, Баш архив идарәсенең Дипломнары, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә ул. Ә бәянең иң зурысын халык бирә. Күпсанлы, ихлас рәхмәтләр моның ачык мисалы.

    Архивчы ханым җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Район күләмендә чыга торган күп кенә китапларның редколлегия составында да ул. Район күләмендә нинди дә булса китап басылса, аны оештыручылар әлбәттә, иң беренче архив материалларын актарудан башлыйлар. Җиңүнең 70 еллыгына Республика күләмендә "Тыл геройлары» ның исемлеген дә оешма-предприятиеләр ярдәме белән архив бүлеге төзеде. Бу китапка Азнакай районыннан гына 16 805 кеше кертелгән. «ТАССР- ТР ның Атказанган төзүчеләре», югалган авыллар тарихы турындагы китапларны төзүдә дә бик күп эшләр башкарганнар алар.

    Венера Вәлиева эштә ирешкән үрләре, халык өчен тудырылган уңайлыклар өчен җитәкчеләренә рәхмәтле. "Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, кире какмыйлар. Район җитәкчеләре ярдәме белән 2013 елда архив бүлегенең штатлары арттырылды, бинага ремонт ясалды, өстәмә саклау урыны өчен бүлмә бирелде", - ди ул. Әмма бу эшләрнең, уңышларның чишмә башында иң беренче чиратта үзе - тырыш, тынгысыз, тәвәккәл, эштә дә, тормышта да үрнәк Венера ханым Вәлиева торуы һәммәбезгә мәгълүм.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: