Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районында юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше вафат була

    23 февраль көнне Рус Акташы-Азнакай юлының 32 нче чакрымында да «Рено Дастер» һәм "Приора» машиналары бәрелешкән. Авария бозлы юл сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана. "Лада-Приора" руле артында утыручы ханым тизлек режимын сакламый һәм руль белән идарәне югалтып каршы як полосага чыга, нәтиҗәдә ике машина бәрелешә. Кызганычка каршы, юл һәлакәте аяныч...

    23 февраль көнне Рус Акташы-Азнакай юлының 32 нче чакрымында да «Рено Дастер» һәм "Приора» машиналары бәрелешкән.
    Авария бозлы юл сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана. "Лада-Приора" руле артында утыручы ханым тизлек режимын сакламый һәм руль белән идарәне югалтып каршы як полосага чыга, нәтиҗәдә ике машина бәрелешә.
    Кызганычка каршы, юл һәлакәте аяныч тәмамлана: «Рено» машинасында булган 16 яшьлек кыз вафат була, ә алда а утырган әти-әнисе авыр тән җәрәхәтләре ала. «Лада»ның йөртүчесе һәм ике пассажиры да урында ук һәлак була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: