Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай полиция хезмәткәрләре 4 җинаятьне “кайнар эз”дән ачканнар

    Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаять кылыну турында алты хәбәр алынган, шуның дүртесе "кайнар эз"дән ачылган. Ул шәхси милеккә кул сузу очракларының саны югары булуы хакында билгеләп үтте. Сүз дә юк, халыкның үз милкенә карата игътибарсызлыгы, аларны теләсә кайда, шулай ук күзәтү булмаган...

    Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаять кылыну турында алты хәбәр алынган, шуның дүртесе "кайнар эз"дән ачылган.
    Ул шәхси милеккә кул сузу очракларының саны югары булуы хакында билгеләп үтте. Сүз дә юк, халыкның үз милкенә карата игътибарсызлыгы, аларны теләсә кайда, шулай ук күзәтү булмаган урыннарда калдырып китүләре кайберәүләрне "җиңел кәсеп"кә этәрә.
    Җирлегебездә "Наркотикларсыз тормыш", "Мәк" операцияләре бара.
    Полиция бүлеге начальнигы әлеге күренешләргә тап булган очракта кичекмәстән эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә чакырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: