Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай мәктәпләрендә “Экстремизмга – юк!” айлыгы старт алды

    Мәктәпләрдә "Экстремизмга - юк!" айлыгы старт алды. Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Руслан Дәүләтшин хәбәр итүенчә, ул барлык мәгариф учреждениләрендә узачак. Күптән түгел прокуратура, суд, эчке эшләр бүлеге, дәүләт куркынычсызлыгы хезмәте вәкилләре шәһәребезнең 1 нче мәктәбендә шушы айлык кысасында үткәрелгән чарада катнаштылар. Укучыларга террор очраклары, аның төрләре, саклык...

    Мәктәпләрдә "Экстремизмга - юк!" айлыгы старт алды. Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Руслан Дәүләтшин хәбәр итүенчә, ул барлык мәгариф учреждениләрендә узачак.

    Күптән түгел прокуратура, суд, эчке эшләр бүлеге, дәүләт куркынычсызлыгы хезмәте вәкилләре шәһәребезнең 1 нче мәктәбендә шушы айлык кысасында үткәрелгән чарада катнаштылар. Укучыларга террор очраклары, аның төрләре, саклык чаралары, мондый хәлгә юлыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре хакында аңлатылды, кызыксындырган сорауларга җавап бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: