Азнакай мәктәпләрендә “Экстремизмга – юк!” айлыгы старт алды
Мәктәпләрдә "Экстремизмга - юк!" айлыгы старт алды. Район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Руслан Дәүләтшин хәбәр итүенчә, ул барлык мәгариф учреждениләрендә узачак.
Күптән түгел прокуратура, суд, эчке эшләр бүлеге, дәүләт куркынычсызлыгы хезмәте вәкилләре шәһәребезнең 1 нче мәктәбендә шушы айлык кысасында үткәрелгән чарада катнаштылар. Укучыларга террор очраклары, аның төрләре, саклык...