Азнакайда татар һәм рус зиратларында өмә узачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда татар һәм рус зиратларында өмә узачак

Азнакайлыларны зиратлардагы өмәгә чакыралар

“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”, – ди халкыбыз. Якыннарыбызны искә алу, аларның каберләрен карап, тәртиптә тоту – һәркайсыбызның күңел җаваплылыгы.

23 октябрьдә 8.00 сәгатьтә Азнакайның татар һәм рус зиратларында өмә үткәрелә. Бердәм булып,барыбыз да зиратлар территорияләрен чистарту эшләренә кушылсак иде.

Үзегез белән эш кораллары да алырга онытмагыз.


Нет комментариев