Азнакаево
  • Рус Тат
  • Алабугага сәяхәт

    Узган дүшәмбедә "Азнакайнефть" идарәсендә, гомерләрен нефть сәнәгатенә багышлап лаеклы ялга чыккан, бертөркем алдынгы хезмәт ветераннары, сугыш балалары, күптән түгел лаеклы ялга чыккан мең елдан артык тарихы булган Алабуга шәһәренә экскурсиягә барып кайтты. Анда да нефтьчеләр яши. Шәһәр һәм район төзелешенә Алабуга нефтьчеләре дә үзләреннән гаятъ зур өлешләрен кертә. Бу шәһәр...

    Узган дүшәмбедә "Азнакайнефть" идарәсендә, гомерләрен нефть сәнәгатенә багышлап лаеклы ялга чыккан, бертөркем алдынгы хезмәт ветераннары, сугыш балалары, күптән түгел лаеклы ялга чыккан мең елдан артык тарихы булган Алабуга шәһәренә экскурсиягә барып кайтты. Анда да нефтьчеләр яши. Шәһәр һәм район төзелешенә Алабуга нефтьчеләре дә үзләреннән гаятъ зур өлешләрен кертә. Бу шәһәр бүген ил күләм әһәмиткә ия булган аерым экономик зонага керә. Республика өчен дә аерым әһәмияткә ия.

    Баручыларның бу шәһәрне бүгенге хәлендә беренче күрүләре, ә кайберләренең гомерләрендә беренче тапкыр булулары икән. Шушы мавыктыргыч экскурсияне оештырган идарә администрациясенә, җитәкчесе Марат Җәләтовка, идарә профкомына ветераннар рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар бөек рәссам И.Шишкин, гомеренең соңгы көннәрен яшәгән рус шагыйрәсе М. Цветаева мемориаль йортын, фелдьмаршал Кутузов орденарецы Н. Дурова музей йортын, В.И. Ленинга багышланган тарихи урыннарны, купец Д.Стахеев төзеп калдырга биналарны, электромонтер һәм элемтәче кызга атап ясаган һәйкәлләре, борынгы Шайтан шәһәрлеген кызыксынып карадылар. Беренче тапкыр музейларны күрүчеләр өчен барча нәрсә кызыклы, мавыктыргыч яңалык. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган мәйдан күңелләрендә тирән урын алды. Тыл ветераннарына аерым обилиск һәм һәйкәл куйганар.

    Алабугалылар борынгы шәһәрләре, туган яклары белән горурлану өстенә, эзләнү, булганны тагын да баету өстендә эшләүләре ягыннан башка шәһәрләрдән бер баш югары торалар. Туризм Алабугада зур адымнар белән алга атлый. Экскурсоводлар материалларны тыңлаучыга бирә беләләр. Монда экскурсоводлар өчен төзелгән тарихи материаллар елдан ел баетыла бара. Аның өстенә сувенир, кулдан эшләнгән уенчыклар, экспонатлар ясау, аны сату эше киң җәелдерелә, алаларны ясау эшенә яшь буынны тарту эшендә аерым түгәрәкләр эшли, клублар ачалар. Күпләп төрле басмаларда шәһәр тарихына һәм бөек шәхесләргә багышлап китаплар чыгарыла...

    Картиналары белән бөтен дөньяга танылган бөек рәссам Шишкин музее белән алабугалылар чын-чынлап горурланалар. Марина Цветаева соңгы көннәрен үткәргән музей-йортта да кызыклы экспонатлар турланган. Алабугалылар төзегән бу музей дә илдә бердәнбер икән. Монда шагыйрә ун көн яшәп калган. Сожгы минутларда язылган язмалары, улының шул көннәрдә язган көндәлекләре, фотосурәтләр, шул чор йорт-җиһазлары куелган. Шәһәрдә 180 нән артык тарихи кыйммәткә ия булган бина сакланган. Аларның күбесе федераль әһәмияткә ия. Алабуга шәһәре тарихи кыйммәтләрне югалтмыйча, барлап, баетып, киләчәккә кыйммәтле мирасын калдырырга йөз тота торган шәһәр. Узганын кадерләп саклап, киләсе буыннарга мирас итеп тапшырып киләчәк буыннарга зур тарихи мирас калдыра. Бүген борынгы Рим, Афина, Париж, Лондон һәм Аурупаның дистәләгән шәһәрләренең иске өлешен сүтеп, яңача биналар төзеп куйсаң, туристлар ул шәһәрләрнең гүзәллеген күреп сокланырга шул кадәр агылыр иде микән? Тикмәгә генә, үткәнен онытканның киләчәге юк, димиләр. Алабугада моны яхшы беләләр. Шайтан шәһәрчегенең шул заман рухын сурәтләүче һәйкәлләре һәм биналары, рәссам И. Шишкинның әтисе шәһәр башлыгы булган чорда төзекләндергән сак башнясы, безнең үткән бай тарихын, бүгенге чор аша киләчәккә алып бара кебек.

    Нәфис Әхмәт

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: