Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ак күбәләкләрем

    Сагынам сине, әни... Дүрт ир бала арасында бердәнбер кызың булгангамы икән, син дә мине аеруча якын итә идең. Күңелемдә бигрәкләр дә изге булып сакланасың. Синдәй сабыр, һәр сүзне үлчәп, һәр эшне уйлап эшләүче , әшәкелекнең ни икәнен дә белмәүче, үзең әйтмешли, озак карап торса, тавыктан да оялучы чын әниләр сирәктер...

    Сагынам сине, әни... Дүрт ир бала арасында бердәнбер кызың булгангамы икән, син дә мине аеруча якын итә идең. Күңелемдә бигрәкләр дә изге булып сакланасың. Синдәй сабыр, һәр сүзне үлчәп, һәр эшне уйлап эшләүче , әшәкелекнең ни икәнен дә белмәүче, үзең әйтмешли, озак карап торса, тавыктан да оялучы чын әниләр сирәктер ул.
    Дөрес, башкалар кебек күкрәгеңә кысып, битләрдән үбеп ярата белмәдең син. Ләкин синең йөрәк җылың, сафлыгың, эчтән бөркелеп торган яратуың үзгәрәк, тагын да ягымлырак иде. Улларыңны әти кебек оста итеп гармунда уйнарга өйрәттең. Ә мине өйрәтмәдең, чөнки әти: "Кыз бала бит ул, моңлы булмасын, юкса бәхет күрмәс", - диде. Ә мин бик шаян идем. Әллә ниләр кыланып, сине куркытып бетерә идем. Ә син ачуланмый идең, шуклыкларымны искә алып, рәхәтләнеп көлә идең. Шул йомшаклыгың өчен гел сиңа тартыла идем. Кулыма бер конфет тоттырсалар да сиңа алып кайтып бирә идем. Мәктәп еларында эшләп алган акчама сиңа зәңгәр күлмәклек алып кайттым. Мин соңгы акчама булса да күчтәнәчләр алып кайтырга тырыша идем. Хәзер шуңа сөенеп туя алмыйм. Сезне сагынып туган өйгә кайтып керүдән, сезне кысып кочаклаудан да рәхәтрәк тойгы булдымы икән? Сез тыкрыкка чыгып, кул болгап озатып калганда: "Ярабби, әле бик озак шулай тигез, пар канат булып яшәсеннәр иде", - дип Ходайга ялваруларым.
    Ләкин тигезлек мәңге дәвам итә алмый шул. Әти китеп барды. Сыңар канатым сынды дип, илле ел бергә гомер иткән әтигә 41 көн буе елый-елый ясин чыктың. Синең хәсрәтеңне җиңеләйтергә күпме генә тырышсак та, әтине сагыну сагышың кимемәде. Кыш чыгарга үзебезнең янга алып килсәк тә, бер айдан: "Юк, кызым, бүтән кала алмыйм, мине ташлап киттең дип әтиең рәнҗеп ятыр", - дип, туган якка - Мамадыш районы, Козгынчы авылына ашыга идең. Бервакыт: "Әтиең бик бәхетле булды, үзе теләгәнчә, сәгате-минуты белән үлде, миңа да Ходай шундый тиз үлем бирсә иде", - дидең. Шулвакыт бөтен көчемне җыеп: "Әни, соңгы вакытта яныңда булмасам, миңа бәхиллегеңне бирер идеңме?" - дип сорадым. "И, кызым, сиңамы соң бәхиллегемне бирмәскә?" - зәңгәр күзләреңне яшь белән мөлдерәтеп шулай җавап бирдең.
    Соңгы кайтуымда син күршеләрдә идең. Сине алырга оныгымны кертеп җибәрдем. Мине күрүгә, никтер: "Әни, синме бу?" - дидең. "Юк, әни, танымыйсыңмы әллә, мин бит бу - Әлфинурың!" - дигәч, еламсырап, кочагыма кереп елыштың. Мине озатканда: "Кызым, беләсең инде, тыным кысыла, бүген бигрәк тә, сине тәрәзәдән генә карап калам", - дидең. Синең җылың тәннәремдә калсын дип, күкрәгемә кысып, озак җибәрми тордым сине, әни. Урамга чыккач та, тәрәзәдән моңлы күзләреңне күреп, яңадан кереп сиңа сарылудан көчкә тыелдым. Киттек. Бу киявеңнең машинада соңгы тапкыр кайтуы иде, әни. Аннан гомер чирләмәгән ирем авырып китте, сырхауханә юлларын таптаулар, иптәшем менә-менә аякка басар да, без синең яныңа кайтырбыз дип өметләнеп яшәүләр. Кайтып булмады шул, әни...
    Ул көнне иремне дәваларга кирәк булганга банктан соңгы акчаларны алып торганда, кинәт әллә ни булды, сулкылдап елый башладым. Кычкырып елаудан көчкә тыелып урамга чыктым. Күңелдә нидер өзелде, шул минутта җаным бәргәләнде. Тизрәк өйгә кайтып хәлсезләнеп караватка аудым. Бераздан телефоннан синең сулышың киселүен әйттеләр. "Их, Әлфинурым, кызым, бу дөньядан тәки сине күрмичә киттем бит..." - дип өзгәләнгәнсең, бәгърем. Үкенечемнең чиге юк. Иң авыр чагыңда бердәнбер кызың кулларыңнан тотып кала да алмады шул, кичерә күр, әни. Синең белән мәңгегә аерылдык, ә өйдә: "Бүген дә кайтмасаң, үлә идем", - дип ирем көтә иде. Кырыгыңа да кайта алмадым, әни, шул көнне иремнең аягын кистеләр. Мин дә 41 көн буе сиңа ясин укыдым. Иптәшемнең ике операциядән исән калуына синең догаң ярдәм иткәндер.
    Зиратка барып, рәшәткәгә сарылып, елый-елый дога кылганда кайдандыр ике ак күбәләк очып чыгып, иңнәремә куна-куна зират капкасына кадәр озата барулары соң дәрәҗәдә тетрәндерде. Йөрәгем аларны сез дип, сезнең мине юатып, миңа бәхиллек бирүегез дип кабул итте. Рәнҗеп калмагыз, йөрәгем сезнең белән, әти-әни!
    Әлфинур ГАЛИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: