Азнакаево
  • Рус Тат
  • Афәрин, Радель!

    12-16 гыйнвар көннәрендә Казан бокс үзәгендә 2000-2002 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге үтте. Анда безнең район данын 8 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Радель Галимов яклады. Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан 111 спортчы килгән иде, якташыбыз исә ТР һәм Россия зона чемпионы Тимерхан...

    12-16 гыйнвар көннәрендә Казан бокс үзәгендә 2000-2002 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге үтте. Анда безнең район данын 8 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Радель Галимов яклады. Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан 111 спортчы килгән иде, якташыбыз исә ТР һәм Россия зона чемпионы Тимерхан Галәвиевтән генә калышып, көмеш медальгә лаек булды.

    Радель бокс белән ике ел шөгыльләнә.

    - Раддель Галимов районда иң перспективалы боксчыларның берсе. Киләчәктә әле ул Азнакай данын республика гына түгел Россия күләмендә дә танытачак, - ди спортчының тренеры Нияз Хәмидуллин.

    Рамил Фәттахов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: