фото

“Маяк”ка язылган “Азнакай киемнәре” хезмәткәре тузан суырткыч отты

Узган атнаның җомгасында без 14-24 ноябрь аралыгында 2023 елның беренче яртыеллыгы өчен язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык.

Кул тузан суырткычы “Азнакай киемнәре” җәмгыяте хезмәткәре Наилә Рахмановага чыкты. Бүген газета баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов бүләкне иясенә тапшырды.

– Газетаны үзем дә, әнием Нәҗибә дә яратып укыйбыз. Бер дә бүләк отармын дип уйламаган идем, бик сөенечле хәбәр җиткердегез, – ди биредә технолог булып эшләүче Наилә ханым.

Хезмәттәшләре өчен бу көнне барысы да үзләренең шатлануын белдерделәр.

– Җиңүче үзебезнең арадан булгач, билгеле, бик сөендек. Киләчәктә дә коллективыбыз белән газетага язылырбыз, укырбыз, – ди җитәкче урынбасары Ләйсән Хәбибуллина.

Нет комментариев