Быел Азнакайның 1 нче урта мәктәбендәге Белем көненә багышланган тантана Россиядә Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде, һәм бу тема чарага аерым мәгънә бирде.
Мәктәптә дус һәм тату укыйлар.
Укучыларны һәм педагогларны яңа уку елы башлану белән ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов котлады.
Мәктәп директоры Дамир Фәттахов көннең төп геройлары – беренче сыйныф укучылары булуын билгеләп үтте: алар өчен 1 сентябрь мәктәп тормышына беренче адым булды – балалар беренче тапкыр мәктәп бусагасын кунакларның һәм сыйныфташларының алкышлары астында атлап керделәр. Ә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен бу белем көне мәктәп юлының соңгы этабы башлануы.
Яңа уку елы уртак җиңүләр, якты ачышлар,югары казанышлар,ныклы дуслык белән тулы булсын.
Чыганак: Азнакай районы Советының матбугат хезмәте
Азнакайның 1 нче урта мәктәбендә Белем бәйрәменнән концерт күренеше!
Шакиров Амирхан һәм Шакирова Ясминә җырлый
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев