Җитәкче, җәмәгать эшлеклесе, волонтер буларак Эльвира Галиева һәр эшкә йөрәк җылысын сала

Район тормышын зур бер сәгать механизмына тиңләргә мөмкин: һәр тәгәрмәч-детальнең үз вазифасы бар. Берсе туктаса – икенчесе дә тоткарлана. Берсе дөрес эшләмәсә – бөтен механизмның төгәллеге бозыла. Ә шул катлаулы, кеше күзенә күренмәс системаның хәрәкәтен тоеп, һәр детальнең үз вакытында “эшкә кушылуын” тәэмин итеп торучы кешеләр була.
Район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Сәйлүн кызы Галиева — хакимиятнең көндәлек эш ритмын эчтән белеп, аның төрле юнәлешләрен бер-берсе белән бәйләп торучы шундый кешеләрнең берсе.
Аңа күркәм юбилее көннәрендә, вазифалар, бүләкләр тезеп кенә утырасы килми. Киресенчә, шул саннар, шул вазифалар артында торган үзенчәлекле холыклы, көчле ихтыярлы, әмма күңелендә җылылык йөрткән, эшне тәртипкә салуны һөнәр генә түгел, сәнгать дәрәҗәсенә күтәргән, җәмәгать эшен бурыч итеп түгел, йөрәк ихтыяҗы итеп кабул иткән хатын-кызны күрсәтәсе килә.
Суд мәктәбе
Мөләемлек белән таләпчәнлекне, хатын-кыз нәфислеге белән җитәкче кырыслыгын, гади аралашу белән югары җаваплылыкны бер кешедә берләштерү җиңел түгел. Ә ул моңа ничектер табигый рәвештә ирешкән.
Эльвира Сәйлүн кызының тормышы Азнакай белән бәйле. Мәктәптән соң Әлмәт политехникумында белем ала. Анда өч ел юрист һөнәрен үзләштергәннән соң, читтән торып Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлый.
Хезмәт юлын экология инспекциясендә башлаган яшь белгеч һөнәри чыныгуны Азнакай шәһәр судында уза. Җиде ел дәвамында секретарьдан алып, канцелярия бүлеге мөдире, судья ярдәмчесе, суд администраторы вазифасына кадәр алып барган һәр баскыч – аерым мәктәпкә әйләнә. Бу тәҗрибә аңа соңыннан бик кирәк булачак.
Эшне оештыру – аның өчен һөнәр генә түгел
2012 елда Эльвира Сәйлүн кызын район хакимиятенә чакыралар. Район Советының оештыру бүлеген җитәкләү – исеменә генә караганда да җиңел эш түгел. Районда узачак киңәшмәләр, чаралар, очрашулар, форумнар, бәйрәмнәр, халык белән эшләү – боларның барысы да бер җепкә шушында – район тормышының үзенә күрә штабында тезелә.
Эльвира Галиеваның еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе менә шунда ачыла.
2019 ел нәтиҗәләре буенча ул “Муниципаль идарә өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре” республика бәйгесендә җиңү яулый.
Ә 2025 елда оештыру бүлегеннән район Советы аппараты җитәкчесе вазифасына күтәрелүе – аның күпьеллык хезмәтенә һәм идарәче буларак җитлеккәнлегенә бирелгән бәя. Аппарат эшен муниципалитетның “нерв системасы” белән чагыштыру урынлыдыр. Мәгълүмат монда җыела, эш монда тәртипкә салына, карарларның үтәлеше монда контрольдә тотыла.
Эльвира Галиеваның җитәкчелеген оркестр белән идарә иткән дирижер хезмәтенә дә охшатырга була. Ул һәрвакыт беренче планда түгел. Әмма кайсы вакытта нинди “партия”нең көчлерәк яңгырарга тиешлеген, кайда темпны үзгәртергә, кайда туктап, кешене тыңларга кирәклеген белә...
– Мин эшемне яратам, шуңа күрә авырлыгын да сизмим. Эшкә иртән теләп барам, кичен дә сөенеп өйгә кайтам, – ди ул, бу турыда сүз катканда.
Ак калфакның табылган чагы
Эльвира Галиеваны бары тик җитәкче итеп күрсәтү – аның шәхесенең яртысын гына күрсәтү булыр иде.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының район бүлегенә нигез салучы, район хатын-кызлар советын җитәкләүче дә ул. Аның инициативасы белән җирлегебездә онытылып барган бик күп йолалар яңадан тормышка кайта. Боларны кемдер “чара” дип кенә кабул итәргә мөмкин. Эльвира Сәйлүн кызы өчен исә мәгънә тирәнрәк.
Ул: “Буыннар арасындагы бәйләнеш өзелмәсен”, – дигән теләк белән эшли.
Бишек җырлары проекты да шуның бер мисалы. Бала бишектә татарча җыр тыңлап үссә, аның күңелендә туган телгә, гаиләгә, әнигә бәйле беренче хисләр шул көйләр аша салына.
Армиядәге егетләргә хатлар язу да, балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар арасында “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесен уздыру да шушы ихтыяҗдан туа.
Шул ук вакытта ул бүгенге көн проблемаларын да читтә калдырмый. “Социаль няня”, кечкенә балалар өчен йөзү түгәрәге, “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” кебек социаль проектлар районда күптән танылу алды.


Мең тонна йөрәк җылысы
Шул ук күңел таләбе аны волонтерлык эшенә дә алып килә. Махсус хәрби операция башлану белән җиң сызганып егетләребезгә гуманитар ярдәм туплау эшенә керешкән ханым үз янәшәсенә йөзләгән генә түгел, меңләгән кешене туплый алды. 108 конвой. Мең тоннадан артык йөк.
Шушы эштә аның характерындагы тагын бер сыйфат ачык күренә: чит кеше кайгысына битараф була алмый ул.
Аның өчен җәмәгать эше – “хезмәт кенә” түгел. Бу – күңел таләбе.

Капитан булган җирдә
Эльвира Сәйлүн кызының характерын аңлау өчен аның волейболдагы уенын күрергә кирәк. Спорт аның өчен мавыгу гына түгел. Мәктәп елларыннан ук спорт белән шөгыльләнгән Эльвира Галиева муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы үткәрелә башлагач, районда хатын-кызлар волейбол командасын туплаган, алай гына да түгел, әлеге спорт төрен үстерүгә зур көч куйган кешеләрнең берсе. 2019 елдан районыбыз администрация кызлары пьедесталдан төшми.

Өйдә ул – бары тик әни
Көндәлек мәшәкатьләр күп булса да, аның тормышында иң кадерле урын – гаилә. Тормыш иптәше, улы, кызы, әти-әнисе – барысы да Эльвира Сәйлүн кызы өчен күзгә күренмәс көч чыганагы булып тора.
Әби-бабайдан калган кыйммәтләрнең дәвамын үз гаиләсендә күрергә теләве юкка түгел. Ул гаиләне милләтнең иң кечкенә, әмма иң нык күзәнәге дип кабул итә. Нигезгә хөрмәт, өлкәннәр сүзенә колак салу, гаилә традицияләрен саклау – болар аның өчен матур сүзләр түгел, яшәү рәвеше.
Ул бәхет турында сөйләгәндә дә зур сүзләр эзләми.
–Мин әти-әнием, гаиләм, туганнарым булу белән бәхетле. Яраткан эшем, халкым бар. Шатланып кайтып керергә үз йортым бар. Ходай Тәгалә сәламәтлектән аермасын, – ди ул.
Бәлки, бәхетнең иң төгәл аңлатмасы да шушыдыр.
Яктылык калсын
Эльвира Сәйлүн кызының тормышын бер җөмләгә сыйдырырга туры килсә, ул, мөгаен, үзе күптән әйткән сүз булыр иде: “Үзеңә хыянәт итмә!”
Үз кыйммәтләреңә, үзең тапкан хакыйкатькә, әти-әнидән, әби-бабайдан килгән тәрбиягә, милләтеңнең рухи тамырларына.
Бу сүзләр аның өчен матур гыйбарә генә түгел. Ул шулай яши. Ул беркемне дә кабатламый. Беркемгә дә охшарга тырышмый. Үз юлыннан бара.
Шуңа күрә аны Азнакайда белмәгән кеше сирәктер. Кайдадыр ул – җитәкче, хезмәттәш. Кайдадыр – команда капитаны. Кемдер өчен – фикердәш. Кемгәдер – үзенең кырык эшен кырык якка ташлап, ярдәм итәргә ашыккан кеше... Әлеге исемлекне дәвам итәргә булыр иде.
Кешегә яктылык биреп яшәгәннәрнең үз юллары да якты була.
Эльвира Сәйлүн кызының юлы – хезмәт белән сугарылган, кешеләр белән бизәлгән, гаилә җылысы белән ныгытылган һәм туган җиргә мәхәббәт белән яктыртылган юл. Шуңа күрә аның турында сөйләгәндә “җитәкче” дигән сүз генә җитми. Ул – район тормышының бер өлеше.

Айдар Хәлиуллин, район башлыгы урынбасары:

– Йомшак күңелле, нәфис, гүзәл бу ханымны белмәгән кешеләр үз җилкәсендә шундый җаваплы, катлаулы, җитди хезмәтне башкарадыр дип күз алдына да китермидер. Эльвира Сәйлүновна – иң җаваплы һәм оештыру сәләте көчле булган җитәкчеләрнең берсе. Район советы аппаратының да һәм иң җитди өлкәләр эшчәнлегенең иң зур өлеше аның карамагында. Үзе бик мөлаем, әмма таләпчән. Кешеләр белән уртак тел таба белә, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер. Шуңа да аны яраталар һәм хөрмәт итәләр. Тәртип һәм төгәллек ярата, бик яхшы спортчы да. Районның хатын-кызлар волейбол командасы җитәкчесе, хакимият кызлары ярышларда беренчелекне бирмиләр. Юбилее белән котлап, коллективыбыз, азнакайлылар исеменнән Эльвира Сәйлүн кызына сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар, яңа казанышлар телибез.
Зилә Вәлиева, Татарстан хатын-кызлары төбәк җәмәгать оешмасы җитәкчесе:

- Эльвира Сәйлүновна, сезне ихлас күңелдән матур юбилеегыз белән тәбрик итәм. Сез җитәкләган Татарстан хатын-кызлары төбәк җәмәгатъ оешмасы бүлеге лидерлар рәтендә. Сез көн саен республиканың хатын-кызлар хәрәкәте тарихын үзегезнең зур эшләрегез белән баетасыз. Сезнең инициатива һәм оештыруыгызда хатын-кызларны яклау, гаиләләрне саклау һәм балалар тәрбияләү, катлаулы демографик мәсьәләләрне чишүгә багышланган җитди төбәкара конференцияләр, форумнар уза, алдынгы тәҗрибә уртаклашалар. Сезнең оешма конкрет проект ларда актив катнаша һәм берничә тапкыр Татарстан Рәисе грантларына ия булдыгыз. Ил сагында торучы якташларыгызга гуманитар ярдәм әзерләүдә актив эшлисез. Бөтенроссия "Хәрбигә бүләк" акциясендә без 30 тоннадан артык гуманитар ярдәм азерләдек. Монда азнакайлыларның зур өлеше керде. Үз хатын- кызларыгызны республика дәрәҗасенә күтәрү дә сезнең тырышлык нәтиҗәсе. Азнакай кандидатуралары һәрчак иң югары дәрәҗәдә була. Боларның барысында да сезнең тырышлыгыгыз, осталыгыгыз, кешеларгә булган мәхәббат, ихтирам талантыгыз ята.
Сез үзегезнең нәфис иңнәрегездә бик катлаулы авыр йөкне күтәрәсез, арыйсыз. Шуңа да карамастан һәрвакытта йөзегез якты, мөлаем, яхшы кәефтә. Без сезне хөрмәт итәбез, яратабыз.
Юбилеегыз белән, Эльвира Сәйлүновна! Сәламәт булыгыз, иң әһәмиятлесе: алга таба да район, республика өчен игелекле эшегезне дәвам итегез, хатын-кызларыбызны яклауда яңа идеяләрне тормышка ашырыгыз!
Кадрия Идрисова , “Ак калфак”татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

- Кеше гомеренең бер мизгелгә тукталып, нәтиҗә ясау вакытлары була. Ул матур мизгелләрнең бер вакыты Эльвира Сәйлүн кызы өчен 3 нче сентябрь. Аның матур юбилее. Эльвира Сәйлүн кызы татар хатын-кызында булырга тиешле бик күп сыйфатларны үзенә туплаган ханым: тырыш та, үҗәт тә, булган да һәм инде чисталык, пөхтәлек ягыннан да безнең күпләребезгә үрнәк булып тора.
Гомумән, ул “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасына килеп эшли башлагач үзен иң беренче матур ягы белән генә күрсәтте һәм инде шушы сыйфатлары белән Азнакай җирлегендә яшәүче хатын-кызларны үзе артыннан ияртә алды. Аның кешеләргә булган хөрмәте халык арасында үзенә карата да булган хөрмәтне арттыра. Эльвира Сәйлүн кызы җирлектәге бик күп эшләрнең башында тора. Ул гаиләдә бик нәзакәтле хатын да һәм инде балаларына тирән гыйлем иясе, тормыш мәктәбе бирүче әни дә. Исәнлек-саулык, иминлек һәм киләчәк тормышың да уңышлы булсын иде, дигән теләктә каласы килә. Бәйрәмең белән, Эльвира Сәйлүн кызы!
Зимфирә Мөхәммәдъярова, хезмәт ветераны:

– Эштән туктагач, миңа кечкенә генә бер мәсьәлә буенча Эльвира Сәйлүновна белән очрашырга туры килде. Елмаеп торган ачык йөзле (әнисенә охшаган), матур буй-сыны, ипле, мәгънәле сөйләшүе үзенә җәлеп итте. Шәһәр судында администратор булып эшләвен дә, райондагы җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, 29 нчы төзелеш оешмасында эшләүче чордашыбыз Сәйлүн Талиповичның кызы булуын да ачыкладым. Шәһәр суды рәисе Мөсфирә Габдулловнаның Эльвираның эшкә сәләтле, тәвәккәл, төгәл булуы, тугры дуслары, классташларының күп булуы турында әйткәне дә исемә төште. Күп тә үтмәде мин аның хакимияткә эшкә күчерелүен ишеттем һәм сөендем. Оештыру сәләте көчле, һәрвакыт кешеләр арасында, аларның уй-фикерләренә тәэсир итә, үз артыннан ияртә белә. Махсус хәрби операциянең башлангыч айларыннан ук республикада беренчеләрдән булып район халкы гуманитар ярдәм оештыруга күтәрелде. Махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре аны иң якын дус һәм ярдәмчеләре итеп күрәләр. Иң мөһиме: ул үзенә бик таләпчән, хезмәттәшләреннән дә шуны таләп итә белә. Без, ветераннар, аны олуг юбилее белән тәбрик итәбез. Сәламәт булсын, озак, бик озак еллар эшләвен телибез.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев