Нәсимә Фазлыева өчен журналистика – һөнәр генә түгел
Бүген Азнакайда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган “Хезмәт һәм батырлык фестивале” узды. Районның төрле тармакларында намуслы хезмәт куйган алдынгы кешеләр хөрмәтләнде. Алар арасында район газетасы журналисты, хезмәт юлын тулысы белән “Маяк” газетасына багышлаган хезмәттәшебез Нәсимә Рәсим кызы Фазлыева да бар.
Бу аның күпьеллык иҗади хезмәтенә, һөнәри осталыгына һәм туган телгә тугрылыгына республика күләмендәге югары бәя. Чөнки Нәсимә Фазлыева өчен журналистика – һөнәр генә түгел. Бу – кешеләр белән аралашу, аларның хезмәтен күрү, район тарихын кәгазьгә төшерү, туган телне саклау һәм киләчәк буынга сүз мирасы калдыру да.
Нәсимә Рәсим кызының иҗади эшчәнлеге журналистика белән генә чикләнми. Ул – күпсанлы китаплар авторы да.
Хезмәттәшебезне чын күңелдән тәбрик итеп, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, зур уңышлар һәм сәламәтлек телибез!
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев