фото

Бер мәктәп – меңләгән язмыш: Азнакайның 6 нчы мәктәбе 50 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бүген шәһәребезнең 6 нчы урта мәктәбе алтын юбилеен билгеләп узды.

Шушы чор эчендә данлыклы белем учагы меңләгән укучыны олы тормыш юлына очырган. Тантанага бүген инде үзләре дә күптә әти-әни, әби-бабай булган чыгарылыш укучылары да күпләп кайткан иде. 

Укытучылар, ветераннар, укучылар, чыгарылыш укучыларын әлеге истәлекле көн белән тәбрикләп, район башлыгы Айдар Шәмсетдинов бер төркем укытучыларга тармак бүләкләрен, Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Шулай ук мәгариф идарәсе, район профсоюз оешмасыннан да күп кенә бүләкләр бирелде. 

Бәйрәм репортажы – “Маяк” газетасының алдагы санында
 

Нет комментариев