Коллективны мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева, район-һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.
“Сез халык җырларын яңартып, бәйрәмнәргә ямь өстисез. Үзегезнең тормышны, сәхнәне яратуыгыз, яшәү дәртегез белән безгә үрнәк булып торасыз”, – диде Гөлсинә Хафизова.
Юбилей концерты ансамбль, аның солистлары, иҗатташ коллективлар чыгышы белән үрелеп барды.
Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.
Нет комментариев