Әлеге проект физика һәм химия законнарын коры теория рәвешендә генә өйрәнү түгел, ә аларның сәнәгатьтә, югары технологияләрдә һәм көндәлек тормышта ничек кулланылуын күрсәтүне күздә тота.
Чара барышында укучылар командаларга берләшеп, үзләрен инженер-тикшеренүчеләр ролендә сынап карады һәм үз проектларын эшләде.
Чемпионатта Азнакайның 8 нче мәктәбе командасы да уңышлы чыгыш ясады. Педагог Галия Сәлифова җитәкчелегендә укучылар тирән белемнәрен, иҗади фикерләүләрен һәм катлаулы мәсьәләләргә стандарт булмаган чишелешләр таба белүләрен күрсәтте һәм чемпионат призерлары исемлегенә керде.
Нет комментариев