Үзләренең сөекле улларын, ирләрен, туганнарын һәм дусларын хезмәткә озату өчен азнакайлылар Балалар иҗаты каршына җыелдылар.
Өлешчә мобилизация буенча чакырылган егетләргә район башлыгы Марсель Шәйдуллин да үзенең изге теләкләрен җиткерде.
– Сезнең барыгыз да – Геройлар. Барыгызга да исән-имин туган якларга әйләнеп кайтырга язсын. Хезмәткә чакырылучыларның гаиләләрен без ярдәмсез калдырмыйбыз, монысын ышандырып әйтә алам, – диде Марсель Шәйдуллин.
Райондашларыбызга хәрби комиссар Рәдиф Камалев та үзенең үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде.
Ир-егетләрнең һәрберсенә барлык кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар әзерләнгән иде.
Озатучыларның көчле алкышлары астында автобус юлга чыкты. Казанда безнең егетләр хәрби өйрәнүләр үтәчәк.
Исән-имин туган ягыбызга әйләнеп кайтырга язсын!
Нет комментариев