Азнакайда педагоглар театр аша балаларның сөйләм телен үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар
Азнакай шәһәренең “Рябинка” балалар бакчасы әлеге темага багышланган зона семинарында Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Сарман, Мөслим педагоглары катнашты.
Алар балалар бакчаларында театр эшчәнлеге буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мастер-класс бирделәр.
“Театр аша балаларның сөйләм телен үстерү, сәләтләрен ачу җиңелрәк. Белемнең уен формасында җиткерелүе дә телне үзләштерүдә җиңеллек тудыра”, – ди мәгариф идарәсе методисты Эльвира Сәитова.
Нет комментариев