Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Азнакайда машина йөртү осталарын ачыкладылар

02 декабря 2022, 15:56

289

0

0

Район администрациясе һәм ДОСААФ бүлеге башлангычында уздырылган бәйгедә 60тан артык шофер катнашты.

Чараны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, юлларда игътибарлы һәм сак булуларын сорады.

Бәйге авыл җирлекләре башлыклары һәм бюджет оешмалары машина йөртүчеләре арасында барды. Башта алар юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар.

- Машина йөртү таныклыгын нәкъ 30 ел элек алган идем. Теория өлешен бик яхшы үттем, юлга чыгасың икән, шофермы, җәяүлеме син, юл йөрү кагыйдәләрен катгый сакларга кирәк, - ди Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов.

Билетларны ул иң кыска вакытта һәм хатасыз «чиште». Бу көнне ДОСААФ бинасында район үзәк сырхауханәсе табиб-методисты Роберт Каһарманов зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү турында бик җентекләп аңлатты.

-Мондый һөнәри бәйге районыбызда беренче тапкыр гына уздырыла. Юллар хәвефсезлеге – барыбыз өчен мөһим. Чөнки безнең һәр көнебез юллар белән бәйле. Юлдагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган шоферлар, шул исәптән җәяүлеләр кулында.  Машина йөртүчеләрдән исә аеруча зур игътибарлылык, саклык таләп ителә. Юллар барыбызга да бары тик шатлык-сөенеч кенә алып килсен иде, - ди ДОСААФ Азнакай бүлеге җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин.

Теория өлешеннән соң бәйгедә катнашучылар машина йөртү осталыкларын расладылар. Алар вакытка фигуралы йөреп күрсәттеләр.

Бәйге җиңүчеләре түбәндәгечә: ир-атлар арасында Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов җиңү яулады. Хатын-кызлар арасында Зөлфия Закирова беренче булды. Бюджет оешмалары шоферлары арасында җиңүче булып Рамил Шәрипов танылды.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев