фото

Азнакайда Касыйм Еникеевка истәлек тактасы ачылды

Азнакай районында танылган театр эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Касыйм Миңнегали улы Еникеев истәлегенә багышланган тантаналы чара узды

Истәлек тактасын ачу тантанасында район башлыгы Айдар Шәмсетдинов, мәрхүмнең улы Марат Еникеев һәм килене Зөлфия ханым, шулай ук аның күпсанлы хезмәттәшләре, мәдәният өлкәсе ветераннары һәм якыннары катнашты.

Касыйм Еникеев Азнакай районының мәдәни тормышында тирән эз калдырган шәхес буларак танылган. 1951 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы аны Азнакай районы Мәдәният йортына директор итеп билгели. Директор вазифалары белән бергә, ул драма коллективының эшләрен дә җайга сала. Шушында аның режиссерлык сәләте ачыла. Ул Азнакай халык театрына җитәкчелек итә, бу чорда театр коллективы аеруча зур уңышларга ирешә. 

37 ел буе Азнакай мәдәният йортында эшләгән чорында К. Еникеев 70 тән артык әсәрне сәхнәләштерә. Гомере буе диярлек район мәдәниятенә хезмәт итә. Касыйм Еникеевның исеме Азнакай районы тарихында мәдәният өлкәсендәге казанышлары белән мәңгеләштерелгән. Аның җитәкчелегендә Азнакай халык театры Татарстанда беренчеләрдән булып «Халык театр коллективы» дигән югары исемгә лаек була.

Район башлыгы Айдар Шәмсетдинов үз чыгышында Касыйм абыйның район мәдәниятенә керткән өлешен аерым билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Азнакай районының мәдәни мирасын саклау һәм яшь буынга җиткерү мөһим бурычларның берсе булып тора. Әлеге истәлек тактасы да нәкъ менә шул максатны күздә тотып куелды — ул киләчәк буыннарга Касыйм Еникеев кебек шәхесләрнең хезмәтен онытмаска ярдәм итәчәк.

Тантанада катнашучы хезмәттәшләре Касыйм Еникеев турында хатирәләре белән уртаклаштылар, аның гаиләсенә һәм якыннарына ихлас теләкләрен җиткерделәр. Улы Марат Еникеев әтисенең мирасына ихтирам күрсәткән өчен район җитәкчелегенә һәм барлык оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Хезмәттәшләре бу легендар шәхес турында ниләр сөйләделәр, аның эшен кемнәр дәвам итә һәм истәлек тактасы ачылуның тарихы турында «Маяк» газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.

 

Нет комментариев