Тантаналы чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.
Үзенең тәбрикләвендә ул эчке эшләр органнарының җәмгыятьтәге ролен югары билгеләп үтте, гражданнарның тыныч тормышын тәэмин итүгә куйган хезмәтләрен ассызыклады.
Хезмәттәшләрен бүлек начальнигы Марат Сибәгатов та тәбрикләп, коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Көндәлек хезмәтләрен югары дәрәҗәдә үтәгән фидакарьләргә Эчке эшләр министрлыгының, шулай ук район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Нет комментариев