Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиеваның шигырьләре

ТИГЕЗЛЕК Бөтен яктан камил була калса, Нишләр иде микән кешеләр? Күләгәдә калып тыйнаклары Балкыр иде микән көчлеләр? Хәер, күпләр дөнья кендегедәй Яшиләр бит бүген масаеп. "Син кем дә соң, менә мин кем!" - дигән Караш ташлый сиңа акаеп. Нишлисең бит, тормыш бар кешегә Энҗе-мәрҗән таҗын кигезми. Ярый әле гомер азагында...

ТИГЕЗЛЕК

Бөтен яктан камил була калса,

Нишләр иде микән кешеләр?

Күләгәдә калып тыйнаклары

Балкыр иде микән көчлеләр?

Хәер, күпләр дөнья кендегедәй

Яшиләр бит бүген масаеп.

"Син кем дә соң, менә мин кем!" - дигән

Караш ташлый сиңа акаеп.

Нишлисең бит, тормыш бар кешегә

Энҗе-мәрҗән таҗын кигезми.

Ярый әле гомер азагында

Барыбызны ходай тигезли!

ИХТИРАМ ИТИК

Картлыкны ихтирам итик,

Ул бит безнең киләчәк.

Теләсәң-теләмәсәң дә,

Барыбызга киләчәк.

Тау артында түгел картлык,

Кул сузым ара гына.

Картлыкка нигез салына

Яшьлегең дәвамында.

Насыйп итсен барыбызга

Тыныч гомер итәргә.

Һәммәсенә үрнәк булып

Картлыкларга җитәргә!

ЯРАТАСЫ КИЛӘ

Сихри таңнар аттырасы килә

Әкияти тынлык кочагында.

Дөрли-дөрли, эх, янасы килә

Мәхәббәтнең кайнар учагында!

Бәхет сере шунда ачылыр күк,

Качыйк бергә дөнья ваклыгыннан.

Мәшәкатьләр томаннарга ашсын,

Онытылыйк сөю шатлыгыннан.

Күңел төпкеленең дәрьялары

Ярларыннан чыксын, әйдә, ташып.

Яшьлек мизгелләрен искә алып

Яратасы килә шашып-шашып!

КӨЗЕМ

Көзләрне "сагышлы" диләр,

Никтер килешми күңел.

Сине очраткан көземне

Яратмый мөмкин түгел.

Рәхмәтемне белдерергә

Җитмәс, ахры, сүзләр дә.

Сине миңа, мине сиңа

Бүләк иткән көзләргә.

Мәхәббәт корабыбызда

Язсын парлап йөзәргә.

Без бит икәү яратылган

Бу дөньяны бизәргә!

Сөюебез тәмен җуймый,

Күзләр әле күзләрдә.

Җитәкләшеп кабат менә

Килеп кердек көзләргә!

ӨЗМӘ ӨМЕТЕҢ

Сабырлык канатың сынганда

Өметең өзмичә көтә бел!

Өтәли җилләрдә сыгылмый,

Сикәлтә юллардан үтә бел!

Караңгы төннән соң көн туа,

Каршыла елмаеп таңнарың.

Сереңне сөйләмә ятларга

Әрнешеп янса да җаннарың.

Болытлар әле бер таралыр,

Син аны үзең дә сизәсең!

Яшьләрең җилгәреп җилләргә

Йөзеңне елмаю бизәсен!

Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якташыбыз Гөлчәчәк СадретдиноваХаҗиеваның шигырьләре