Яңа Юлда Сөрән суктылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Юлда Сөрән суктылар

Сабантуй алдыннан шәһәребез читендә урнашкан Яңа Юл микрорайонында да Сөрән сугу - бүләк җыю йоласы узды.

Бизәп җигелгән атларда, гармуннар белән уйнап-җырлап, өй борынча йөреп, бүләк җыю - борынгыдан килә.

"Бистәбез яңа булса да, элекке традицияләрне саклап яшибез. Бу халыкны да берләштерә үзара якынайта. Сөрән сугуны үткәрүдә ярдәм иткән мәгариф идарәсе, 9 нчы мәктәп коллективларына рәхмәт," - ди территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Риф Самаров.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев