Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәрби хезмәткә чакырылыш башланды

Азнакай районында, бөтен Россиядәге кебек үк, хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды.

Быел  яңа кагыйдәләр буенча  18 яшьтән 30 яшькәчә  кадәрге  ир-атлар чакырыла. Хәрби хезмәт үтү вакыты элеккечә 12 ай тәшкил итәчәк.

 – Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрнең чын патриот булулары, туган илләрен сакларга әзер булулары күңелдә горурлык хисләре уята, – ди хәрби чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары Дамир Гыйләҗев. – Бу  әти-әниләр, мәгариф өлкәсендә эшләүче коллективларның, хәрби комиссариат хезмәткәрләренең  егетләребезне патриотик рухта  тәрбияләүдә зур эшләр башкаруы, тырышлык куюлары турында сөйли. Мин барлык районыбыз җитәкчелеге исеменнән егетләребезгә уңышлар телим. Исән-имин хезмәт итеп, чын ир-егетләр булып әйләнеп кайтсыннар.

Тулырак “Маяк” газетасы битләреннән укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев