Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

WorldSkills флагына Азнакай гербы өстәлде (ФОТО,ВИДЕО)

27 июнь кичендә Азнакай шәһәренең “Шифа” мәйданы халыкны үзенә җыйды.

Биредә Яшьләр көне уңаеннан оештырылыган бәйрәмгә тагын да тантана өстәп, WorldSkills флагы килеп җитте.

Эстафетаны без Бөгелмәдән кабул итеп алдык. Ике район чигендә делегацияне милли чәкчәкләребез белән сыйлап, азнакайлыларга хас кунакчыллык күрсәтеп каршыладылар. 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитеты вәкилләре белән очрашу чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты.

–Без бүген тарихи вакыйга үзәгендә кайныйбыз, – диде ул. –Флагны данлау тантанасында эшче һөнәрләр чемпионатында катнашып җиңүләр яулаган үзебезнең егетләр-кызлар да бар. Без алар белән хаклы горурланабыз.

Азнакайлыларны һәм районыбыз кунакларын Казанның WorldSkills -2019 хәрәкәте белән таныштыру булды. Мәртәбәле кунаклар WorldSkills Kazan 2019 флагына Азнакай муниципаль районы гербын беркеттеләр.

Чемпионатка багышланган чарада яшьләр рәхәтләнеп күңел ачты. Аның талисманнары – Алмаз белән Алтын янәшәсенә басып, һәркайсы истәлеккә сурәткә төшеп калырга ашыкты.

Сүз уңаеннан, “WorldSkills флагы эстафетасы”на старт узган елның 21 октябрендә Сочида яшьләр һәм студентларның ХIХ нче Бөтендөнья фестивалендә бирелгән иде. Ул Россиянең 24 төбәген, дөньяның 20 илен һәм Халыкара космик станцияне колачлады. Һөнәри осталык буенче WorldSkills Kazan дөнья чемпионатына кадәр флаг Татарстанның бөтен муниципалитетында да булып чыгарга тиеш. Әинде 45 нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы башкалада 22-27 август көннәрендә узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев