Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Владимир Соколов: “Туризм – ул яшәү рәвешем, күңел хәләтем”

Балалар иҗат үзәгенең туристик-туган якны өйрәнү бүлеген Владимир Соколовтан башка күз алдына да китереп булмый.

Туризмга мәхәббәте моннан илле ел элек, Актүбә бистәсенең 1 нче урта мәктәбендә эшли башлаганда ук кабына. 1972 елда биредә укучылар өчен туризм түгәрәге ача һәм шул чордан башлап ел саен Көньяк, Урта, Төньяк Уралга, Кавказга, Казахстанга, Төркмәнстанга җәяүләп тә, су юлы буйлап та, автомобильдә дә сәяхәтләр оештыра. Райондагы күп кенә укучыларга бу туристик походларда катнашу, гомергә онытылмаслык тәэсирләр алу бәхете елмайды.

Походлардан кайткач, балалар зур дәрт белән фотостендлар, видеофильмнар ясарга керешәләр. Алар җитәкчеләре Владимир Антонович белән зур шәһәрләрдә музейларда, тарихи урыннарда да булалар.

Миасс минераль музеенда булганнан соң үзләрендә шундый музей булдыру уе туа. Ул вакытка инде шактый минераллар коллекциясе җыелган була. Шулай итеп, 2000 елда безнең якта да “Кристалл” музее барлыкка килә. Анда минералларның һәм ташларның 100дән артык төрен (барлыгы 400 данә) күререгә мөмкин. Музейда Бөек Ватан сугышы трофеялары да, экзотик диңгез фаунасы да, безнең як фаунасы да урын алган.

Владимир Соколов 20 елдан артык кыргый җәнлекләрнең, кошларның, балыкларның, еланнарның муляжларын һәм карачкыларын ясау белән дә шөгыльләнә.   

Музей белән Мәскәү, Төркия, Кытай, Сингапур, Франциядән эшлекле визит белән килгән дәрәҗәле кунаклар да танышты. Аларның алган тәэсир-кичерешләрен аңлатып бетерерлек түгел!

Өстәмә белем бирү педагогы Владимир Соколов – легендар, кабатланмас шәхес. Аның тырышлыгы, активлыгы, эшенә җаваплы каравы сокландыра. Ул Азнакай җирендә республика күләмендә узган дүрт туристик слетта оештыручы һәм хөкемдар булды. Аның командалары мондый слетларда, туристик поход буенча конкурсларда чемпион һәм җиңүче исемнәрен яулап киләләр.

Владимир Антонович “Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы”, “Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре”, “Гомуми белем бирүнең иң яхшы хезмәткәре” исемнәрен йөртә, “Балалар-яшүсмерләр туризмын үстерүдәге хезмәтләре өчен”, “Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен” күкрәк билгеләре, күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Ул яшь белгечләрнең остазы, өлкән педагоглар белән дә эш тәҗрибәсен уртаклаша. Походларда безне үз үрнәгендә игътибарлы, кайгыртучан, ярдәмчел, шул ук вакытта таләпчән дә булырга, яшь туристларның сәламәтлеген, дициплина сакларга, экстремаль шартларда да уңайлыклар тудырырга өйрәтә.

Без, барлык туристлар, Владимир Антоновичка яңа, кызыклы маршрутлар, онытылмаслык мизгелләрнең тагын да күбрәк булуын телибез.

Светлана Галиева, туристик-туган якны өйрәнү бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев