Узган атнада Азнакайда 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну тырында биш хәбәр алынган. Җинаятьләрнең күбесе - урлашу очрагы. Рафаэль Әюпов күп очракта каракларның гражданнарның саксызлыгыннан файдалануларын ассызыклады. Район юлларындагы вәзгыять тә киеренке булып кала бирә. Узган атнада Азнакайда 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда дүрт...
Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаятьләр кылыну тырында биш хәбәр алынган. Җинаятьләрнең күбесе - урлашу очрагы. Рафаэль Әюпов күп очракта каракларның гражданнарның саксызлыгыннан файдалануларын ассызыклады. Район юлларындагы вәзгыять тә киеренке булып кала бирә. Узган атнада Азнакайда 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда дүрт кеше каза күргән, берсе алган тән җәрәхәтләреннән авария урынында вафат булган. Өч кешенең эчкән килеш руль артына утыруы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев