Урманны янгыннан саклыйк!
9 август-урманны янгыннан саклау көне, бу дата бүген бездә бик актуаль.
Август-җәй азагы булуга карамастан, эссе көннәр торуы дәвам итә. Эссе, коры һавада ут кабынып китәр өчен кечкенә генә очкын да җитә, бу бигрәк тә ылыслы урманда.
Янгын килеп чыгуга, шулай ук кешенең ваемсызлыгы: сүндерелмәгән учаклар, тәмәке төпчекләре, яндырылган шырпы, коры үлән яндыру - болар аркасында безнең илдә урманнар бик еш яна.
Урманда янгынны булдырмас өчен, куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк:
Янган шырпы яки сүндерелмәгән тәмәке төпчеген җиргә ташламаска.
Янгын куркынычы янаган чорда учакларны кабызмаска һәм урманда чүп-чарны яндырмаска.
Урманда чүп-чар калдырмаска, көя торган материалларны кулланмаска, бигрәк тә май, бензин яки башка ягулык материалы сенгән юеш материалларны ташламаска.
Урманда пыяла шешәләрне яки пыяла ватыкларын калдырмаска.
Истә тот! Урман янгынын аның барлыкка килүнең беренче минутларында сүндерү җиңелрәк.
Кечкенә генә утны (янган үлән, вак куак) яфраклы ботак белән сүндереп була.
Хөрмәтле якташлар! Урманда булганда аеруча уяу булыгыз! Урманны янгыннан саклау барыбызның да изге бурычы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев