ТОСлар безгә кирәкме соң?
ҖӘМГЫЯТЬ

ТОСлар безгә кирәкме соң?

Кирәк, әлбәттә.

Власть белән халык арасын нәкъ менә алар якынайта да инде. Бүгенге көндә шәһәрдә 13 территориаль иҗтимагый үзидарә бар. Алар үз территорияләрендә яшәүчеләрнең көнкүреше сагында дип әйтсәк тә була. Килеп туган проблемаларны хәл итүдә, мохтаҗларны игътибардан төшереп калдырмауда, төзекләндерү эшләре башкаруда... хәер, аларның өлеше кермәгән җир юктыр да. Әле менә бу көннәрдә мәктәп яны лагерьларында балалар өчен бәйрәмнәр оештыралар. Шәһәребезнең 6 нчы, 12 нче, 13 нче ТОСлары җитәкчеләре Анатолий Русалдинов, Ольга Хәлиуллина, Әминә Хәкимова оештыруында, Яшьләр үзәге белгечләре катнашында бик матур спорт бәйрәме узды. Бу хакты тулырак “Маяк”тан укыгыз.


Нет комментариев