Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Тимер кеше»

Сезнең «тимер кеше» - «айронмен» күргәнегез бармы? Яңа танышым Нариман Таузари - шундыйлардан. Аның кебек башта 3,86 чакрым араны йөзеп, аннан 180 чакрымны велосипедта, соңыннан 42,2 чакрымны йөгереп узган триатлончыларны «тимер кешеләр» дип атыйлар. - Нариман, триатлон белән шөгыльләнергә нәрсә этәргеч бирде? - Дүрт ел элек тулысынча чи ризыкка күчтем....

Сезнең «тимер кеше» - «айронмен» күргәнегез бармы? Яңа танышым Нариман Таузари - шундыйлардан. Аның кебек башта 3,86 чакрым араны йөзеп, аннан 180 чакрымны велосипедта, соңыннан 42,2 чакрымны йөгереп узган триатлончыларны «тимер кешеләр» дип атыйлар.

- Нариман, триатлон белән шөгыльләнергә нәрсә этәргеч бирде?
- Дүрт ел элек тулысынча чи ризыкка күчтем. Җәй көне җиләк-җимеш күп, кызык өчен генә, шулай тукланып карыйм әле, дип башладым. Моңарчы ризык белән андый экспериментлар ясаганым юк иде. Бәлеш, өчпочмакларны үлеп яраттым, ә итсез тормышны бөтенләй күз алдыма китерә алмадым. Тәҗрибәне башлагач, бер атнадан әнинең туган көнендә гади ризык ашап карадым, ләкин шундук үземне начар хис иттем. Организм элеккеге ризыкны инде кабул итмәде. Туклануымны үзгәрткәч, үземдә дә үзгәрешләр сиздем: баш чиста, аң томаланмаган, йокыдан уянган кебек булдым. Шулай итеп, мин бер ел эчендә 97дән 77 килограммга калдым. Ул вакытта да инде атнасына өч тапкыр аз-азлап йөгерә идем, ләкин профессиональ дәрәҗәдә түгел. Казанда ярыммарафон оештыралар дип ишеткәч, үземне сынап карыйсым килде. Шунда бер әзерлексез йөгереп киттем. Мәскәүдә бассейнга язылдым. Тренерым триатлон буенча ил федерациясенең башкарма директоры булып чыкты. Менә шулай беренче дистанциямә бастым да инде.

- Триатлон дистанциясен ничә тапкыр уздыгыз инде?
- Триатлонның яртысын дүрт тапкыр йөгердем. Ул ярты «тимер дистанция» дип атала. Максатым - быел август аенда Швециядә узачак триатлонда «тимер кеше» исемен алу.

- Марафончыларның күбесе, йөгерү кешенең тормышын үзгәртә, ди. Спорт синең тормышка тәэсир иттеме?
- Безнең арада, кеше дистанцияне узгач түгел, ә нәкъ менә триатлонга әзерлек барышында «тимер кеше»гә әйләнә, дигән әйтем бар. Спортта бит иң авыры һәм иң күп көч таләп иткәне - әзерлек. Яңгыр, кар, буран булса да, син йөгерергә тиеш. Диванда ятып кына триатлон үтеп булмый. Шуңа да бу спорт бик зур ихтыяр көче сорый, дисциплинага өйрәтә. Йөгерә башлаган күп кеше эчүдән, тәмәкедән баш тарта. Начар гадәтләре булган кеше 42 чакрым йөгерә алмый. Мин үзгәрүем аркасында гына спортка килдем. Даирәм дә үзгәрде.Чи ризык ашый башлаганнан соң бер җирем дә авыртмый.

- Сезнең кебекләрне «ике йөрәкле» кешеләр дип тә әйтәләр...
- Ярышларда катнашу өчен «сәламәт» дигән белешмә кирәк, ә миңа хастаханәләрдә гел брадикардия дигән диагноз куялар (көлә). Спортчы икәнемне белгәч кенә тынычланалар. Минем пульс 40-42дән артмый, ә йоклаганда бөтенләй 30 га кала. Йөгергән кешенең йөрәге шундый була.

- Спортка һәркем үз максаты белән килә: кемдер ябыгу, кемдер сәламәтлеген ныгыту өчен. Ә сез нинди максатларны күздә тоттыгыз?
- Мин триатлонны үз-үзеңне узу дип атар идем. Без спортчылар көндәшләр белән түгел, күбрәк үз-үзебез белән ярышабыз. Җиңү төп таләп түгел. Иң мөһиме - үзең өчен яхшырак нәтиҗә күрсәтү. Аннаң соң, йөгерү минем өчен үзенә күрә бер медитация дә әле. Эштән арып кайтасың, башыңда мең төрле уй, күңелне әллә ничә проблема тырнап тора... Шул вакытта мин кроссовкаларымны киям дә йөгерергә чыгып китәм. Бөтен проблемалар үзеннән-үзе чишелә, канатланып китәсең, баш башкачарак эшли. Югыйсә мин чапканда бер әйбер турында да уйламыйм.

- Иң авыр бирелгән дистанция нинди?
- Вакыт ягыннан иң начар күрсәткечем велосипедта. Психологик яктан иң авыры - йөзү. Казанда узган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында ачык сулыкта өч чакрымлы дистанцияне үттем. Суда йөзгәндә кемнең ничәнче килгәнен дә күреп булмый. Дистанциягә алдан ук үз мөмкинлекләреңне уйлап басарга кирәк. Бер араны тизрәк килеп, икенчесенә хәл калмаска мөмкин.

- Триатлон 17 сәгать дә­вам итә. Бер тапкыр да хәл алырга, ашарга туктамыйсызмы?
- Туктап ял иткән юк, монда 10 секунд та мөһим роль уйный. Хәтта дистанцияләрне алыштырганда аяк киемен дә йөгерә-йөгерә киябез. Ашатучы нокталар бар. Анда банан, су, изотоник, гель бирәләр. ­Йөгергәндә финишка җи­тәрәк спортчылар хәл кер­тү өчен «Кока-кола» эчә башлый. Мин, гадәттә, ярты сәгать саен гель ашарга тырышам. Ул ике бананны алыштыра.

- Ни өчен триатлонны сайладыгыз, башка спорт төрләре дә бар бит юкса?
- Яшь чакта көрәш белән дә шөгыльләндем, әтием көрәшче. Ләкин миңа ул туры килми. Анда һәр адымыңны алдан уйлап куярга кирәк, мин циклик спорт төрләрен яратам. Көрәштә бөтенләй башка атмосфера, агрессив мохит. Шуннан йөзүгә күчтем. Анда килгәч шаккаттым - балаларның сөйләшүләренә кадәр үзгә, интеллект югары диимме соң.

- Марафон - эшкә, эш марафонга тәэсир итмиме?
- Әйткәнемчә, йөгергәч, башкачарак уйлый башлыйсың. Өйгә кайтып телевизор карау түгел инде бу. Хәзер алдынгы оешмалар да үз хезмәткәрләрен спорт белән шөгыльләнергә кыстый. Спорт тормышта да зур максатларга ирешергә ярдәм итә.

- Триатлон бит әле элиталы һәм кыйммәтле спорт төре дип тә санала.
- Дистанцияне узганда велосипед бик зур роль уйный. Аның белән 180 чакрым юл үтәргә кирәк бит. Сәпит яхшырак булган саен, тизрәк йөрисең. Ә яхшы сәпит бик кыйммәт тора, бәясе бер миллионга кадәр җитәргә мөмкин. Тренер белән шөгыльләнү дә очсыз түгел.

- Бүгеннән сәламәт тормыш алып барам, йөгерә башлыйм дигән кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
- Моңа бернинди каршылык юк, чикләү - безнең башыбызда гына. Тиз генә чабып китә алмыйсыз икән, озаклап җәяү булса да йөрергә кирәк. Үкчәдә йөгерергә ярамый, аякның уртасына басарга кирәк. Спортчылар гел тән энергиясен куллана. Чапканда алга егылам-егылам дип чабыгыз, шул вакытта аяк очларыгыз җиргә үзе тиеп барачак.

Фотолар Нариман Таузариның шәхси архивыннан алынды.


Алисә САБИРОВА

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Тимер кеше»