Татарстанда Яшьләр үзәкләрен торгызуга 2 млрд сум акча биреләчәк
Казанда ТР Яшьләр эшләре министрлыгының коллегия утырышы бара.
Татарстанның һәр районында яңартылган Яшьләр үзәкләре барлыкка киләчәк. Бу турыда ТР Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ясалган чыгышында министр Дамир Фәттахов белдерде.
«Коллегиягә берничә көн кала Президент белән очрашуда республикада Яшьләр үзәкләрен реновацияләү турында сүз булды. Моның өчен 2 млрд сум акча биреләчәк», — диде министр.
Ул Татарстанда 217 үсмерләр клубы булуын һәм аларга да игътибар булачагын хәбәр итте.
Коллегия утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнаша.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев