Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда яңа торак бәясен төшерү ысулын тапканнар

Татарстанда Россиядәге иң зур төзелеш кластеры оештырыла. (Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Татарстанда Россиядәге иң зур төзелеш кластеры булдырылачак. Бүген Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында аның згъзаларының беренче җыелышы узды. Очрашуда Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов соңгы ун елда Татарстанда төзелеш актив үсеш ала, тармакның потенциалы...

Татарстанда Россиядәге иң зур төзелеш кластеры оештырыла.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Татарстанда Россиядәге иң зур төзелеш кластеры булдырылачак. Бүген Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында аның згъзаларының беренче җыелышы узды.

Очрашуда Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов соңгы ун елда Татарстанда төзелеш актив үсеш ала, тармакның потенциалы зур дип билгеләп үтте. Казан инфраструктурасын әзерләү белән бәйле соңгы чаралар сәнәгать үсешенә, яңа технологияләр кертүгә этәргеч булды. Бүгенгә республикада 500 дән артык төзелеш оешмасы эшли.

Кайбер территорияләр төзелеш материаллары производстволары белән тулы, нәтиҗәдә предприятиеләрнең бер өлешенең үсеше чикләнгән, дип билгеләп үтте министр урынбасары. Кластер формалаштыру кече бизнесны үстерүгә, тармакка инвестицияләр җәлеп итүгә, бөтен предприятиеләрне эшләтүгә юнәлдерелгән. Бөтен предприятиеләр якындагы 5-10 елга эшчәнлекләрен планлаштырып үсеш программасы формалаштырачак дип көтелә. Кешелек капиталына зур роль биреләчәк. Яшь буынны әзерләү белән уку кластерлары шөгыльләнәчәк. Шулай ук сәнәгать белгечләренә, производстволар, хезмәт сагына җитди игътибар бирү зарур булачак.

«Сувар Девелопмет» компаниясенең генераль директоры Андрей Мочалов билгеләп үткәнчә, төбәк дәрәҗәсенең күрсәткечләренең берсе - төзелеш тармагы. Аның фикеренчә, җитештерү комплекслары арасында элемтә булдыру зарур. Кластерда катнашучылар профиль министрлыклары белән бергә эшләгән очракта үз производствосы чыгымнарын компенсацияләү мөмкинлеген ала.

"Безнең максат - түбән бәядән материаллар сатып алу, бу төзелеш үзкыйммәтен төшерү мөмкинлеген бирә, нәтиҗәдә күчемсез милек квадрат метры арзанаячак. Бөтен структуралар белән бергә команда булып эшләгән очракта гына үз предприятиебез эшен яхшырта һәм республиканы яңа дәрәҗәгә чыгара алабыз", - дип билгеләп үтте А. Мочалов.

«Кама кластер үсеше үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Ленар Әхмәтов кластер үсеше концепциясен презентацияләде.

Очрашу азагында кластерны формалаштыру концепциясен кабул иттеләр, Татарстан Республикасы Төзелеш кластерының сәнәгать эшчәнлегендә катнашу турында «СД кластер» ҖЧҖ махсус оешмасы белән килешү имзаладылар. Килешүгә 25 компания имза салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда яңа торак бәясен төшерү ысулын тапканнар