Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда һава торышы: эсселек иң югары ноктасына – 36 градуска кадәр җитәчәк

Төнлә республикада 18-23 градус җылылык көтелә. (Казан, 4 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда эсселек иң югары ноктасына җитәчәк - температура 36 градуска кадәр күтәрелә. Синоптиклар мәгълүматына караганда, 4 августта аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Көннең икенче яртысында һәм кич урыны белән көчле яңгыр, боз булырга мөмкин....

Төнлә республикада 18-23 градус җылылык көтелә.

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстанда эсселек иң югары ноктасына җитәчәк - температура 36 градуска кадәр күтәрелә.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, 4 августта аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Көннең икенче яртысында һәм кич урыны белән көчле яңгыр, боз булырга мөмкин. Кайбер районнарда яшеннәр көтелә. Җил көньяктан талгын, кайбер районнарда секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көннең икенче яртысында һәм кич урыны белән секундына 25 метрга кадәр.

Төнлә 18-23 градус җылы көтелә. Көндез 36 градус эссе булачак.

Элегрәк "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә синоптиклар белдергәнчә, 5 августтан һава торышы үзгәрәчәк - эсселек кимер дип көтелә. Көндезләрен температура 30 градустан күтәрелмәячәк.

(Гөлшат Ганиева әзерләде)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда һава торышы: эсселек иң югары ноктасына – 36 градуска кадәр җитәчәк