Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров әйткән (Казан, 29 июль, "Татар-информ"). Татарстан мәчетләрендә, алдан хәбәр итмичә, тикшерүләр үткәреләчәк. Бу хакта "Хозур" Нәшрият йорты медиахолдингы структурасына керүче "Азан" интернет-радиосы эфирында ясаган чыгышында республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров әйткән. "Бездә мәчетләр...
(Казан, 29 июль, "Татар-информ"). Татарстан мәчетләрендә, алдан хәбәр итмичә, тикшерүләр үткәреләчәк. Бу хакта "Хозур" Нәшрият йорты медиахолдингы структурасына керүче "Азан" интернет-радиосы эфирында ясаган чыгышында республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров әйткән.
"Бездә мәчетләр күп һәм шуңа да мөселманнарга юнәлеш бирергә кирәк. Яшерен күзәтүче мәчетләрнең чисталыгын һәм пөхтәлеген, шулай ук имамнар вәгазьләренең ни дәрәҗәдә актуаль, кызыклы һәм аңлаешлы булуына бәяләргә тиеш", - дигән хәзрәт.
Эфир кунагы беренче ревизиянең бүген үк булачагын әйтсә дә, кайсы мәчеттә икәнен сер итеп калдырган.
(Гөлшат Ганиева әзерләде).
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев