Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Президенты мөмкинлеге чикле кешеләргә ярдәмне көчәйтергә йөкләде

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп узабыз.

Әлеге уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнарына мөмкинлеге чикле кешеләргә ярдәм чараларын көчәтергә йөкләде.

1 сеннән 10 декабрьгә кадәр республикада инвалидлар декадасы узачак.

“Соңгы елларда республикада мөмкинлеге чикле кешеләр өчен тигез шартлар тудыру буенча күп эшләр башкарылды. Әмма хокукый, социаль, инфраструктура киртәләрен бетерү өчен әле шактый  тырышырга кирәк”, – дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Ул ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына, башка министрлыклар җитәкчеләренә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итеп, инвалидлар декадасын үткәрүгә җитди карарга, проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча иҗтимагый оешма вәкилләре белән эшлекле очрашулар, гражданнарны кабул итүләр оештырырга кирәклеген әйтте.

Киңәшмәдә Президент 24 ноябрьдә яуган бозлы яңгыр аркасында туган аварияләргә дә тукталды. Барлык хезмәтләрнең һәм җирле үзидарә органнарының килешеп эшләве нәтиҗәсендә электр линияләрендә һәм юлларда аварияләрне тиз арада ликвидацияләргә мөмкин булды, дип билгеләп узды ул.

Бозлы яңгырдан аеруча Чүпрәле һәм Буа арайоннары нык зыян күргән. Аномаль һава торышы аркасында 22 социаль мөһим объектта, 86 торак пунктында электр челтәрләре зарарланган.  Авария нәтиҗәләрен юк итәргә “Челтәрле компания”нең 30 бригадасы, шул исәптән 260 кеше, 24 берәмлек техника җәлеп ителгән.

“Кыш әле башлана гына, гадәттән тыш хәлләргә барлык ведомство җитәкчеләре һәм хезмәтләр әзер булырга тиеш”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев