Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спорт яңалыклары

Бадминтон Кышкы каникуллар төрле спорт ярышларына бай булды. «Лидер» спорт мәктәбе оештыруында Мәлбагыш авыл җирлеге призына һәм «Лидер» кубогына бадминтон турниры узды. Киеренке ярышларда Мәлбагыш командасы (тренер А.Әхмәтов) - беренче, Кәкре Елга командасы (тренер Р.Сафин) икенче урынны алды. Мәлбагыш командасы «Җәлилнефть» идарәсе беренчелегенә узган ярышта А.Нурыев, Н.Кәбирова, А.Әхмәтшин, А. Насыйрова...

Бадминтон

Кышкы каникуллар төрле спорт ярышларына бай булды. «Лидер» спорт мәктәбе оештыруында Мәлбагыш авыл җирлеге призына һәм «Лидер» кубогына бадминтон турниры узды. Киеренке ярышларда Мәлбагыш командасы (тренер А.Әхмәтов) - беренче, Кәкре Елга командасы (тренер Р.Сафин) икенче урынны алды.

Мәлбагыш командасы «Җәлилнефть» идарәсе беренчелегенә узган ярышта А.Нурыев, Н.Кәбирова, А.Әхмәтшин, А. Насыйрова призлы урыннарны алдылар.

Өстәл теннисы

Өстәл теннисы шәхси команда ярышларында Вахитов, Тымытык, Кәкре Елга, «Лидер» спорт мәктәбе Азнакайдагы икенче мәктәп командалары катнашты. Кызлар арасында үз үлчәм категорияләрендә Нәзилә Абдуллина (тренер Р.Исхаков) һәм Фирүзә Әсадуллина (тренер Р.Сафин), малайлар арасында исә Илфат Нәгыймов һәм Камил Мостафин (тренер М. Сабуров) җиңүче булды.

Җиңел атлетика

«Лидер» спорт мәктәбе беренчелегенә 1998-2000 елгы үсмерләр арасында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Малайлар арасында Актүбә 1 нче урта мәктәбеннән Алмаз Афандеев - беренче, Азнакайдагы 8 нче урта мәктәптән Андрей Шәйхулов - икенче, ә 7 нче мәктәптән Данил Хаков өченче урынга лаек булды. Кызлар арасында призлы урыннарга Динара Ганеева (8 нче мәктәп), Маргарита Полюшко (Актүбә 1 нче мәктәп), Миләүшә Хөсәенова (8 нче мәктәп) призлы урыннарны алдылар. Тренерлары: В. Соколов, Ф. Ильясов, И. Сәлифов.

Хоккейчылар сынатмый

Башкортстан республикасы Салават шәһәрендә алкалы хоккей буенча Яңа ел турниры узды. Ярышта 2003 нче елгы үсмерләрнең «Соколы Азнакаево» командасы (тренер И. Сәхапов) беренче урынны алды.

2000 нче елгыларның «Соколы Азнакаево» командасы да (тренеры А.Уваров) Казан шәһәрендә узган Россия Беренчелеге ярышларында өченче урынга лаек булды.

Шәһәребезнең Боз сараенда 2002 нче елгы хоккейчы малайлар ачык турнирда көч сынашты. Анда Азнакай, Чистай, Җәлил, Йошкар Ола командалары катнашты. Киеренке бәйгедә безнең азакайлылар икенче урынга чыкты. Котлыйбыз!

Көмеш медаль бездә

Казан шәһәрендә 20 яшькә кадәр яшьләр арасында җиңел атлетика буенча ТР шәхси-команда беренчелеге һәм ветераннар арасында ТР Чемпионаты узды. Безнекеләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: яшьләр арасында Илназ Шәрифулин - чемпион, ә Рафаэль Сәгъдиев көмешкә ия булды. Өлкәннәр арасыннан Айнур Илаев та көмеш медаль яулады. Биеклеккә сикерүдә «көмешне» Виктория Бәхтиярова алды. Айгөл Фәйзуллина, Светлана Дәүләтшина, Никита Җиһангиров, Ирек Шәрипов, Булат Хафизов, Айнур Шиһапов, Камила Исмәгыйлова да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Азнакай районы командасы икенче урынга чыкты.

Уңышлы старт

ТР беренчелегенә 1995-96 һәм 1997-99 елгы яшүсмерләр арасында узган җиңел атлетика ярышларында «Лидер» спорт мәктәбе спортчылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Диана Кашапова каршылыклар белән 60 метр арага йөгерештә чемпион исемен яулады. Рәилә Газизова сикерүдә «көмеш»кә ия булды. 1500 метр арага йөгерештә - көмеш һәм 800 метрга - бронза призга ия булган Динара Ганиева пьедесталга ике тапкыр күтәрелде. Йөгерү эстафеталарында Алмаз Афандеев, Назим Гарипов һәм Искәндәр Илалетдинов, ә туп атуда Дамир Гыймранов призлы урыннарга ия булды. Олимпия Резервы училищесы студенткасы Виктория Бәхтиярова биеклеккә сикерүдә беренче разрядны үтәп, бронза яулады. 1997-98 елгы кызлар командасы: Аделия Галеева, Диана Кашапова, Миләүшә Хөсәенова, Рәилә Газизова 3 нче разряд, Диана Кашапова һәм Динара Ганиева әлеге ярышларда 2 нче разряд үтәделәр. Илүзә Габидулина, Наталья Родионова, Роберт Шәрифуллин да яхшы чыгыш ясадылар.

И. Сәлифов

Җиңел атлетика

Казан шәһәрендә 1995-98 елгы яшүсмерләр арасында узган җиңел атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында Диана Кашапова, Айнур Илаев, Илназ Шәрифуллин, Илүзә Габидуллина, Рәилә Газизова яхшы күрсәткечләр яулады. Тренер-тәрбиячеләре: И.Сәлифов һәм Ф. Ильясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев