Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Спорт яңалыклары

Армспорт Чистай шәһәрендә "Әнәс" мәчете призына оештырылган армспорт буенча бәйгедә Азнакайның "Юбилейный" спорт мәктәбе тренерлары Р.Фәрхетдинов һәм Ф.Бүләков җитәкчелегендәге команда да катнашты. Үз категориясендә Илья Мельников 2 нче урынны яулады. Бокс Оренбургта бокс буенча яшүсмерләр арасында XVI ачык Бөтенроссия турниры үтте. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан 90 нан артык...

Армспорт

Чистай шәһәрендә "Әнәс" мәчете призына оештырылган армспорт буенча бәйгедә Азнакайның "Юбилейный" спорт мәктәбе тренерлары Р.Фәрхетдинов һәм Ф.Бүләков җитәкчелегендәге команда да катнашты. Үз категориясендә Илья Мельников 2 нче урынны яулады.

Бокс

Оренбургта бокс буенча яшүсмерләр арасында XVI ачык Бөтенроссия турниры үтте.

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан 90 нан артык иң көчле спортчылар "Спорт мастерлыгына кандидат" исемен дәгъвалап көч сынашты. Киеренке ярышларда 10 спортчы шундый исемгә лаек булды. Алар арасында безнең районнан яшь боксчы Ренас Галиев (тренеры М.Галиев) та бар, бу ярышларда ул үзенең өметле спортчы булуын янә раслады.

Гер спорты

1996 елда туганнар арасында гер спорты буенча ТР беренчелегенә ярышлар узды.

Тренер Җ.Шакиров җитәкчелегендәге Азнакайның гер спорты командасы анда 3 нче урынны алды. Шәхси беренчелектә Актүбә 2 нче мәктәбе укучылары И.Волков, В.Едутов, Б.Зарипов, Т.Шәрипов, Р.Нуриәхмәтов көмеш медальгә, С.Симшаг, А.Яббаров өченче урынга лаек булды.

Милли көрәш

Мөслим районында атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Авзалов истәлегенә милли көрәш буенча I ачык район турниры үтте.

Укытучы-тренерлар Р.Гәрәев һәм А.Миңнегалиев җитәкчелегендәге Азнакай командасы 2 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Д.Гәрәев беренче, И.Нуретдинов икенче, Р.Фазлыев, И.Хәертдинов өченче урынга чыктылар. Турнирның иң яшь спортчысы И.Миңнегалиев үз үлчәү категориясендә җиңүгә иреште.

А.САБИРОВА, методист-инструктор

Дуслык җиңде

«Лидер» спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында ярышлар узды.

Дуслык җиңде. Барлык катнашучылар да грамота һәм призлар белән бүләкләнде.

Азнакайдагы икенче урта мәктәптә 2000 елгы үсмерләр арасында ТР беренчелеге чикләрендә өстәл теннисы буенча сайлап алу ярышлары узды. Җиңүчеләр ТР беренчелегендә катнашачак.

«Лидер» спорт мәктәбендә беренче елын гына шөгыльләнүче кыз һәм малайлар арасында йөзү ярышларында җиңүчеләр спорт мәктәбенең грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.

Яшүсмерләр арасында баскетбол ярышларында әлмәтлеләр һәм актанышлыларны калдырып, «Лидер» командасы беренче урынны алды. Кечкенәләр төркеме исә икенче урынга чыкты. Котлыйбыз!

Чемпионнарны да уздырып Актүбә бистәсендә волейбол буенча ветераннар командасының 4 нче традицион турниры узды.

Ярышларда Түбән Кама, Яр Чаллы, Мамадыш, Лениногорск һәм Октябрьский шәһәрләреннән көчле командалар катнашты. Командалар составында Бөтендөнья һәм Россия чемпионнары да булуын исәпкә алсаң, ярышларның никадәр җитди шартларда узуын күз алдына китерү авыр түгел. Шуңа да карамастан безнең Азнакай командасы беренче урынга чыкты. Азнакай шәһәре волейбол Федерациясе рәисе Сергей Галаганов иң яхшы уйнаучы булып танылды. Безнең спортчылар хәзер Түбән камада узачак турнирга әзерләнә. Спортчылар турнирның спонсорларына рәхмәтле.

Көрәш

Уруссуда Ютазы районы башлыгы призына милли көрәш буенча ачык турнир узды.

Районыбыз тренерлары Ф.Гыймранов һәм Ф.Корбанов көрәшчеләре призлы урыннарны яуладылар. Үз авырлык үлчәүләрендә азнакайлылар Р.Нуриев һәм Р.Сабирҗанов -беренче, М.Ким - икенче, А.Гарипов өченче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев