СПИД йокламый, саклану кирәк
Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Быел ул "СПИДтан үлемнәргә юл куймаска!" шигаре астында уздырыла. Район үзәк сырхауханәсенең эпидемиология буенча баш табиб урынбасары Светлана Ибраһимова бу хакта түбәндәгеләрне сөйләде: - Россия халкының 40 проценты әлеге проблема миңа кагылмас, дип уйлый. Бу ялгыш фикер....
Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Быел ул "СПИДтан үлемнәргә юл куймаска!" шигаре астында уздырыла. Район үзәк сырхауханәсенең эпидемиология буенча баш табиб урынбасары Светлана Ибраһимова бу хакта түбәндәгеләрне сөйләде:
- Россия халкының 40 проценты әлеге проблема миңа кагылмас, дип уйлый. Бу ялгыш фикер. Вирус кешеләрне социаль хәле, яшәү рәвеше, гадәте буенча сайламый, ул теләсә кемнең организмына эләгә ала. Ә инде халыкның 70 проценты ВИЧ инфекциясе турында җитәрлек мәгълүматлы түгел. Монсы да начар.
Шушы 25 ел эчендә республикада 19488 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлде. Районыбызда бу инфекцияне йөртүчеләр саны 219гә җитте.
Вич-инфекция нигездә җенси юл белән, кан аша (наркотикларны бер үк шприц аша, чит кешенең бритвасын, теш щеткасын кулланганда, стерильләнмәгән инструментлар белән татуировка ясаганда һ.б), инфекция йөртүче анадан балага (йөклелек чорында, тудырганда, имезгәндә) күчә.
Үзегездә нинди дә булса шик туса, район поликлиникасының инфекция авырулары кабинетына яки СПИД белән көрәш һәм профилактика буенча Әлмәттәге үзәккә мөрәҗәгать итеп, лаборатор тикшерүе үтәргә, белгечләрдән консультация алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев