Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримов вафат

Мәрхәмәтсез үлем арабыздан Социалистик Хезмәт Герое Кәримов Фәхразый Шәмсимөхәммәт улын алып китте.

Фәхразый Кәримов 1932 елның 16 сентябрендә Чалпы авылында туа. Чалпы җидееллык мәктәбен тәмамлап, 1948 елда МТСта механизаторлар курсында укый. 1948-54 елларда Чалпы авылы “Коммунизмга” колхозында тракторчы булып эшли.

Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, тракторчы булып эшләвен дәвам итә. 1959-66 елларда бригадир хезмәтен башкара. 1967-84 елларда “Коммунизмга” колхозында механизатор, комбайнчы була. 1985-95 елларда мастерской мөдире, 1995 – 2002 елларда дуңгызчылык комплексында склад мөдире. 1992 елда лаеклы ялга чыкса да, эшләвен дәвам итә. Яшь буынга остаз булып, техника серләренә төшендерә.

1973 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1977 елда Ленин ордены, 1971 һәм 1979 елларда ВДНХның көмеш, 1978, 1980 һәм 1983 елларда бронза медальләренә лаек була. 1981 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Аның белән хушлашу бүген 10.00 сәгатьтә Чалпы авылында үзе яшәгән йортта узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев