Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәребез чисталыгы – уртак бурычыбыз

Узган җомгада шәһәребездә яшьләр өмәсе узды. Өмәдә 3000 нән артык кеше катнашты. 25 берәмлек автотранспорт эшләде. Шәһәрдән 500 кубометрдан артык чүп чыгарылды. 38 оешма һәм предприятие яшьләре (100 кешегә якын) бер-ике сәгать эчендә икмәк һәм май заводлары, Мәрҗәни, Кооператив урамнарын, ПАТП яны территориясен чистартып куйды. Чүп мәсьәләсенә килгәндә, бу яктан...

Узган җомгада шәһәребездә яшьләр өмәсе узды.

Өмәдә 3000 нән артык кеше катнашты.

25 берәмлек автотранспорт эшләде.

Шәһәрдән 500 кубометрдан артык чүп чыгарылды.

38 оешма һәм предприятие яшьләре (100 кешегә якын) бер-ике сәгать эчендә икмәк һәм май заводлары, Мәрҗәни, Кооператив урамнарын, ПАТП яны территориясен чистартып куйды.

Чүп мәсьәләсенә килгәндә, бу яктан хәлләр бер дә мактанырлык түгел. Шәһәр үзәгендә дә, читтә дә тирә-як мохиткә битарафлыгыбызга юлыгасың. Кызганычка каршы, шәһәр халкының көнкүреш культурасы әлегә түбән. Уйлап тормыйбыз, кулдагы капмы, шешәме, тәмәке төпчегеме - җиргә ташлыйбыз. Бигрәк тә халык күпләп ял итә торган урыннарда күңелсез. Ә бит һәр кеше шәһәребез чистарак, матуррак, уңайлырак булсын өчен үзеннән өлеш кертә ала. Шимбә өмәләре - шуңа бер адым.

Шимбә көнне өмәгә күпчелек предприятиеләр дә кушылды. 7 автозаправка станциясе һәм кайбер сәүдә предприятиеләре генә беркетелгән участокларын тәртипкә китерүдән баш тартты.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр районда санитар 2 айлык игълан ителде. 21 апрельдә "Шәһәребез чисталыгы - уртак бурычыбыз" дигән гомумшәһәр шимбә өмәсе үткәрү планлаштырыла.

ТР Дәүләт Советы Президиумының Азнакайда үтәчәк күчмә утырышына әзерлек кысаларында район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин катнашында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шакуров җитәкчелегендәге административ комиссия узган өмәгә нәтиҗә ясады.

Комиссия әгъзалары Азнакай-Бөгелмә, Азнакай-Ютазы маршрутлары буенча йөреп, кайбер кимчелекләрне ачыкладылар. Юл чатларын, бигрәк тә автобус тукталышларын чүптән чистартырга, Җиңү бәйрәме көненә юлларны чикләп, юл билгеләренең торышын тикшерергә, киртәләрне чистартырга, автовокзал янында һәм Азнакай-Ютазы юлындагы асфальтны төзекләндерергә, "Нефтемаш" Азнакай заводы" ААҖ территориясенә кергәндәге траншеяны тигезләргә, АПТС - «Водоканалсервис» ААҖ филиалы җаваплы яшел зонаны чистартырга, шәһәрдәге төзелеш чүпләрен юк итәргә, Туйкә тирәсендәге кипкән агачларны һәм Әсәй янындагы тупылларны кисәргә кирәк.

Марсель Зөфәр улы район, шәһәргә кергәндә урнаштырылган аншлагларның Азнакаебызның йөзе булуын әйтеп, аларны буяу, алар тирәсендә чәчәкләр утырту кирәклеге турында әйтте. Уразайга таба шәһәрдән чыккандагы юл чаты да адмкомиссия әгъзалары игътибарыннан читтә калмады: контейнерлар чүп белән тулган, ул басуларга һәм юлга очып тарала. «Полигон - ТБО» ҖЧҖнә кисәтү ясалды һәм әлеге территорияне җыештырырга кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев