Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Санаторийда оҗмахта кебек рәхәт!

Бу атнада «Азнакай» санаторие түбәндәге шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән кунакларны кабул итте.

Бу атнада «Азнакай» санаторие түбәндәге шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән кунакларны кабул итте: Ярославльдән  – 2, Төмәннән – 5, Ижаудан – 4, Ханты-Манси автономияле округыннан – 2, Башкортстаннан – 33, Татарстаннан 40 кеше.

– Биредә ял итү рәхәт. Җиһазландыру, персонал, ашату – барысы да югары дәрәҗәдә. Азнакай шәһәре искитмәле матур. Без үзебез Каспийск шәһәрендә яшибез, ул да бәләкәй генә. Менә Азнакай аны хәтерләтә, әле яшеллек күп. Иң гаҗәпләндергәне – алмалар. Аллеядан барганда, бар җирдә – алмалар. Бездәге тут агачы җимешләре аяк астында ятса, сездә – алмалар. Чаралар, дискотекалар күңелле үтә. Әле 120 яшькә хәтле яшәргә һәм гел «Азнакай»  санаториена килергә тырышачакбыз, – дип сөйләде дагстанлы Александра Леменкова.

– Санаторийга очраклы рәвештә тап булдым. Дустыма сәламәтлегемә зарланып алгач, ул «О, киттек әйдә» дип, мине бирегә алып килде һәм миңа монда барысы да ошады. Хезмәткәрләре итәгатьле, өр-яңа җиһазлар, тәмле, файдалы ашату. Үзем татар булсам да, телемне инде оныттым. Ә монда мин икенче дөньяга килеп эләккәндәй – биредәге татарча белән рәхәтләнәм! Санаторийга беренче тапкыр килсәм дә, инде тормыш иптәшем белән килергә җыенам, – ди мәскәүле Мансур Әмиркаев.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Фото һәм видео: Габитова Ландыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев