Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Санаторий чираттагы кунакларны каршылады!

Узган атнада гына «Азнакай» санаторие түбәндәге шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән кунакларны кабул итте.

Дуслар! Узган атнада гына «Азнакай» санаторие түбәндәге шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән кунакларны кабул итте: Сургуттан – 3, Самарадан – 4, Башкортстаннан – 25, Татарстаннан 51 кеше. Илебезнең башкаласы Мәскәүдән килгән ике ял итүченең санаторийдан һәм Азнакай шәһәреннән алган тәэсирләре белән дә кызыксындык.

– Дустым Ольгадан шушы әйбәт санаторий турында белдем – билетлар сатып алдык та килдек! Барлык процедуралар ошады. Тәмле һәм дөрес ашаталар, гәүдә бераз җыйналыр дип уйлыйм. Азнакай тыныч, рәхәт, башка шәһәрләр кебек түгел. Монда яшәүче халык та киң күңелле. Киләсе елны да шушы санаторийга киләчәкмен, – дип сөйләде Вадим Лещук.

– Мин санаторийга ирем, дус хатыным һәм танышларым белән беренче тапкыр килдем. Инде уңай тәэсир туды – ризыклар өйдә әзерләнгән кебек, күңелле кичәләр. Көннәре әйбәт торган чакта ачык бассейнга барырга өлгердек, шәһәр буйлап та йөрдек. «Азнакай» санаторие һәм шәһәр күңелемә хуш килделәр! – диде Наталья Луньо.

Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

https://rutube.ru/video/6e3fd6608afc661576b105f8c3f526ce/?r=plemwd

 


    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://rutube.ru/video/6e3fd6608afc661576b105f8c3f526ce/?r=plemwd