Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә 1 февральдән ана капиталы һәм декрет түләүләре күләме артачак

Түләүләр артуның төп сәбәбе минималь хезмәт хакы күләме күтәрелү белән бәйле.

Россиядә минималь хезмәт хакы арту сәбәпле, 1 февральдән аңа бәйле ана капиталы, бала карау буенча түләүләр һәм декрет акчалары күләме артачак. 

Шул рәвешле, Ана капиталы күләме артачак: 

беренче балага-65 мең сумга (589,5 мең сумга кадәр), 
икенче сабыйга - 86 мең сумга (779 мең сумга кадәр).
Әгәр гаилә Ана капиталын беренче бала өчен рәсмиләштергән икән, икенчесенә түләү күләме 189,5 мең сум булачак (өстәмә рәвештә 20,9 мең сум тәшкил итәчәк). Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме 23 011 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча минималь айлык пособие күләме дә 8 630 сумга кадәр артачак, әмма 33 281 сумнан артмаячак (уртача хезмәт хакының 40 проценты). Прайм агентлыгы аңлатканча, әлеге пособиене эшләүче генә түгел, эшсез ата-аналар да рәсмиләштерә алачак.

Шулай ук декрет яллары өчен пособиеләр, отпуск вакытындагы минималь пособие, больничный түләүләре һәм яңа туган сабыйлар өчен түләүләр күләме дә артачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев