Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

РФ дәүләт хезмәтләре порталы азнакайлыларга ярдәмгә килә

Районда яшәүчеләр төрле белешмәләр сорап эчке эшләр бүлегенә еш мөрәҗәгать итәләр. Аларны әзерләгәнче һәм иясенә тапшырганчы шактый вакыт үтә. Күп белешмәләрне һәм мәгълүматны РФ дәүләт хезмәтләре порталында (www. gosuslugi.ru) алып була. Моның өчен бары тик анда теркәлергә һәм үзеңнең шәхси кабинетыңны булдырырга кирәк. Эчке эшләр юнәлеше буен­ча портал аша түбәндәге...

Районда яшәүчеләр төрле белешмәләр сорап эчке эшләр бүлегенә еш мөрәҗәгать итәләр. Аларны әзерләгәнче һәм иясенә тапшырганчы шактый вакыт үтә.

Күп белешмәләрне һәм мәгълүматны РФ дәүләт хезмәтләре порталында (www. gosuslugi.ru) алып була. Моның өчен бары тик анда теркәлергә һәм үзеңнең шәхси кабинетыңны булдырырга кирәк.

Эчке эшләр юнәлеше буен­ча портал аша түбәндәге төр хезмәтләр тәкъдим ителә:

- юл хәрәкәтендә админист­ратив хокук бозулар турында белешмә алу;

- утлы коралны, ау, спорт, сал­кын коралларны һәм патроннар алуга, саклауга, йөртүгә рөхсәт бирүче лицензияләр бирү;

- хөкем ителгәнлек яки хөкемнән азат ителгәнлек, җинаять эзләвендә булганлык яки аның туктатылганлыгы ха­кында белешмәләр бирү;

- шәхси сак хезмәте буенча һөнәри әзерлек программасы үткән гражданнардан квалифи­кацияле имтихан алу;

- сәяси репрессияләр корбаннарының реабилитацияләнүе хакын­да белешмәләр һәм архив белешмәләре бирү.

Порталның «Электрон МВД» бүлекчәсенә кереп, башка хезмәтләр хакында да мәгълүмат алырга, үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап табарга мөмкин. Интернет аша мөрәҗәгать итүнең өстенлекләре шунда: сайтка тәүлекнең теләсә кайсы вакытын­да үзегез теләгән урында керә ала­сыз, чиратлар юк, һ.б. Электрон юл белән белешмәләр алганда нинди документлар кирәк, нинди эзле­клелек буенча эшлисе - порталда барысы да аңлатылган, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге.

Фото: http://yamobi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РФ дәүләт хезмәтләре порталы азнакайлыларга ярдәмгә килә