Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Пар канатлар” клубы азнакайлыларны Мәдәни үзәккә Яңа ел ел очрашуына чакыра

(Азнакай, Лиза Нурлыева) Зәнифә көн буена үзенә урын тапмый йөдәде. Әле дә ярый өйдә вак-төяк мәшәкатьләре бар, шулар белән әвәрә килеп кичне җиткерде. Сәгать телләре бишкә авышуга күңеле янәдән үрсәләнә башлады: барыргамы, юкмы? Таныш-белеш күрсә ни әйтер? Бу "мескен" дә монда килгәнме, диючеләр булмасмы? Азнакай бит ул, күпләр бер-берен белә......

(Азнакай, Лиза Нурлыева) Зәнифә көн буена үзенә урын тапмый йөдәде. Әле дә ярый өйдә вак-төяк мәшәкатьләре бар, шулар белән әвәрә килеп кичне җиткерде.

Сәгать телләре бишкә авышуга күңеле янәдән үрсәләнә башлады: барыргамы, юкмы? Таныш-белеш күрсә ни әйтер? Бу "мескен" дә монда килгәнме, диючеләр булмасмы? Азнакай бит ул, күпләр бер-берен белә...

Иренең вафатына да инде алтынчы ел китте. Балаларның үз тормышы, әле дә ярый ике атнага бер булса да оныкларны ияртеп кайтып, әниләрен сөендереп китәләр, ә калган көннәрдә Зәнифә берялгызы. Бу дөньяда менә шушы ялгызлыктан да читен халәт юктыр. Адәм баласына җан җылысы да бик кирәк икән. Әле иллесен генә тутырып килә, картаерга иртәрәк... әнә шулай уйларында үз-үзенә "аклану" эзли-эзли ул өс-башын алыштырды да тәвәккәлләп чыгып китте...

"Пар канатлар" клубының чираттагы кичәсе ул көнне бик матур залда, чәйле табыннар артында барды. Бусагадан кыенсынып кына атлаган ир-егетләр, туташ-ханымнарга берсеннән-берсе матур яңгыраган җыр-моң тәэсир иттеме, әллә клуб җитәкчесе Лена Гыймаеваның йөзеннән сибелгән нур, тәмле теле әсир итте - каушау, читенсенүләр тора-бара юкка чыгып, кичә кунаклары икешәр пар булып өстәл артларына урнашып бетте.

Танышу барышындагы уен-көлке, җыр-биюләр белән вакытның узганы сизелми дә калды. Аларның өстәленә туры килгән ир-егетләрнең куе кара кашлы, бераз моңсулык сирпелгән зур кара күзлесе беренче күрүдә үк Зәнифәнең игътибарын җәлеп иткән иде. Тыйнак, басынкы да икән үзе. Сүзләрен уйлап, кистереп кенә әйтеп куя, шаянлыгы да бар. Күрше өстәл артындагы ике ханымның да аңа әледән-әле караш ташлап алуын күз чите белән генә эләктереп алды Зәнифә. Танышу барышында Зөлфәтнең дә өч ел элек хатынының авырып вафат булуы, үзенә күптән түгел 55 яшь тулуы мәгълүм булды. Бер-берсенә кызыксынучан караш ташлап алгаласалар да, якыннан танышып китә алмады алар. Әллә икесе дә артык оялчан, әллә вакыты җитмәгән...

"Пар канатлар" клубындагы кичәне бик ошатып кайтты Зәнифә. Өйдә телевизор карап утырганчы, рәхәтләнеп ял итте, күпме кеше белән танышты, аралашты, яшьлектәгедәй очынып биеде... Хәзер инде ул түземсезлек белән чираттагы кичәне көтә. Тормышын үзгәртеп, язмышына язылган кешесен очратып, бәлки ул да пар канатлы булып куяр? Сыңар канат белән яшәүләре ай-һай кыен шул...

Ялгызлар, буйдаклар игътибарына!

"Пар канатлар" клубы 24 декабрьдә сезне Мәдәни үзәккә Яңа ел ел очрашуына чакыра. Бу чорның могҗизалар, көтелмәгән вакыйгаларга бай булуы хакында онытмагыз! Күктәге йолдызлар да шуны фаразлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Пар канатлар” клубы азнакайлыларны Мәдәни үзәккә Яңа ел ел очрашуына чакыра