Узган якшәмбе Мәнәвез авылы мәдәният йорты шау-гөр килеп торды: биредә Нәүрүз бәйрәме оештырылды.
Бәйрәм ил-көнгә тынычлык, иминлек теләп дога укып башланды. Нәүрүз бәйрәме татар халкы уеннары белән, учакта пешкән пылаудан авыз итеп, тәмле коймаклар белән чәй эчеп дәвам итте.
Нәүрүзчеләр һәркемгә исәнлек-саулык, кырларга бай уңыш, мал-туарга мул үрчем, киң дәүләтләр...
Узган якшәмбе Мәнәвез авылы мәдәният йорты шау-гөр килеп торды: биредә Нәүрүз бәйрәме оештырылды.
Бәйрәм ил-көнгә тынычлык, иминлек теләп дога укып башланды. Нәүрүз бәйрәме татар халкы уеннары белән, учакта пешкән пылаудан авыз итеп, тәмле коймаклар белән чәй эчеп дәвам итте.
Нәүрүзчеләр һәркемгә исәнлек-саулык, кырларга бай уңыш, мал-туарга мул үрчем, киң дәүләтләр теләделәр. Аксакал Кыш, хакимлекне бирәсе килмичә, һаман тартыша, тик аның вакыты чыкты. Язбикә тиздән җир йөзен яшеллеккә, шау чәчәккә күмәчәк.
Мәнәвез авылы халкы
Нет комментариев